Юллар министры Мөслимдә
Районыбызда эш визиты белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булды. Ул, җирлегебездәге юлларның торышы начар булу сәбәпле, район башлыгы чакыруы буенча килде. Министрны район башлыгы җитәкчелегендәге делегация озата йөрде. Л. Сафин Мөслим - Актаныш, Мөслим - Яңа Сәет юнәлешендәге юлларның торышы белән танышты. Тат. Шуран авылы янындагы...
Районыбызда эш визиты белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булды. Ул, җирлегебездәге юлларның торышы начар булу сәбәпле, район башлыгы чакыруы буенча килде. Министрны район башлыгы җитәкчелегендәге делегация озата йөрде. Л. Сафин Мөслим - Актаныш, Мөслим - Яңа Сәет юнәлешендәге юлларның торышы белән танышты. Тат. Шуран авылы янындагы чуерташ карьерында булып, әлеге табигый байлыкны авылларны тоташтыручы һәм мәктәп маршруты узучы юллар төзелешендә файдалану буенча өч яклы килешү төзү турында сөйләште. Аның нигезендә ел саен 25-30 километр юл ремонты үткәрү планлаштырыла. Мөслим - Актаныш маршрутында исә быел 4 километрга якын юл асфальтланачак, калган өлешенә чокыр ремонты ясау күздә тотыла. Бишьеллык килешү төзелеп, шуның нигезендә бу юнәлештә ел саен 3-4 километр юл ремонтланачак. Әлеге юлның 1 километры 20 миллион сумга төшә. "Гомумән алганда, Мөслимдә юлларның торышы канәгатьләнерлек түгел, әмма юл төзү оешмаларының эшчәнлеге уңай бәяләнә"дип әйтте министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев