Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

19 июнь - Россиядә медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һөнәр ияләре. Райондашларыбыз, үзәк хастаханәдә, фельдшер-акушерлык пунктларында күптөрле авырулардан дәва алып, профилактика үтеп, сәламәтлекләрен ныгыталар. Авыруларның савыгып аякка басуы, райондашларыбызның яхшы кәефе, җитештерүчән эшләве, гомер озынлыгы ак халатлы шәфкать ияләренең үз һөнәрләрен күңел биреп, намус белән башкаруына...

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һөнәр ияләре. Райондашларыбыз, үзәк хастаханәдә, фельдшер-акушерлык пунктларында күптөрле авырулардан дәва алып, профилактика үтеп, сәламәтлекләрен ныгыталар. Авыруларның савыгып аякка басуы, райондашларыбызның яхшы кәефе, җитештерүчән эшләве, гомер озынлыгы ак халатлы шәфкать ияләренең үз һөнәрләрен күңел биреп, намус белән башкаруына турыдан-туры бәйле.

Бүген районыбызда сәламәтлек саклау өлкәсендә күп кенә уңай үзгәрешләр бара. Үзәк район хастахәнәсендә һәм поликлиникада капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә, халыкка югары сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен бөтен шартлар да тудырыла, югары техно­логияле җиһазлар һәм аппаратуралар кайтарыла. Ләкин сәламәтлек саклауның төп куәте - югары квалификацияле табибларда һәм шәфкать туташларында. Әлеге җиһазлар бары оста кулларда булганда гына могҗиза тудырырга сәләтле.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, тармак ветеран­нары! Сезгә һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт җиткерәм! Киләчәктә дә медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә халыкны борчыган проблемаларны уңышлы хәл итәрсез, дигән ышанычта калам. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим.

Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев