17 август 2015 яңалыклары
-
Эшләүче пенсионерның акчасы артты
Бүлеккә эшләүче пенсионерлардан мөрәҗәгатьләр ешайды. Алар август аенда пенсия күләменең бик күпкә артуы белән кызыксына.
-
Мөҗәһит Әхмәтҗанов: "Әгәр Мөслим ошамаса, аңа килеп нигез коручылар кимер иде"
Юбилейларны билгеләп үткәндә, горурланып сөйләрдәй, күрсәтердәй уңышлар булса, бик әйбәт. Ә без туган Татарстаныбызны нигездә яхшы яктан гына телгә алабыз, анда яшәвебезгә куанып туймыйбыз.
-
Мәгариф учреждениеләре ашханәләрендә кимчелекләр ачыланган
Прокуратура хезмәткәрләре РоспотребнадзорныңТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф оешмаларында санитария-эпидемиология кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде.
-
Мөслим егете Айнур Җәлилов Саратов бистәсендә республика данын яклаячак
Юрий Гагарин кубогына үткәрелүче Бөтенроссия бадминтон ярышларында Татарстан командасы составында райондашыбыз Айнур Җәлилов та катнаша. Ярышлар Саратов шәһәрендә 17 сенннән 21 августка кадәр дәвам итәчәк.
-
Район укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырылачак
Яңа уку елына да санаулы гына көннәр калып килә. Бу көннәрдә мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенә әзерләнә. Шул уңайдан ел дәвамында нәтиҗәле хезмәте белән аерылган укытучыларга бүләкләр тапшырылачак. Игътибарыгызга әлеге мөгаллимнәрнең исемлеген тәкъдим итәбез.
-
20 август көнне Мөслимнең 85 еллык юбилеена багышланган марафон узачак
20 август көнне Мөслимдә марафон узачак. Мөслим районының оешуына - 85, Татарстан республикасының яңа дәүләтчелеге оешуына 25 ел тулуга багышланган әлеге марафонда үз көченә ышанган һәркем катнаша ала.
-
Иминият стажына башка вакытта эшләүне кертү
2015нче елның 1 гыйнварыннан "Иминият пенсияләре турындагы" (28.12.2013, № 400-ФЗ) яңа Федераль закон үз көченә керде. Шуңа бәйле рәвештә, пенсия билгеләүгә, аерым алганда, иминият стажына таләпләр үзгәрде.
-
Нарат Асты авылы мәчетен салуда һәркем ярдәм итә ала (реквизитлар)
Нарат Асты авылында туып, Мәлләтамак авылында яшәүче, Мәлләтамак авылы "Сөләйман" мәчетендә имамлык итүче Өлфәт Мортазинның матди ярдәме белән Нарат Асты авылында мәчет салына.
-
Сентябрь аена намаз вакытлары
Милади 2015 ел (Зуль-кагда - Зуль-хидҗҗа) 1436 Һиҗри