Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөҗәһит Әхмәтҗанов: "Әгәр Мөслим ошамаса, аңа килеп нигез коручылар кимер иде"

Юбилейларны билгеләп үткәндә, горурланып сөйләрдәй, күрсәтердәй уңышлар булса, бик әйбәт. Ә без туган Татарстаныбызны нигездә яхшы яктан гына телгә алабыз, анда яшәвебезгә куанып туймыйбыз.

Кайберәүләр, "Тапкансың мактар республика, әле бездә тегесе юк, монысы җитешми, күпме гаделсезлек...", дип, төрлечә тәнкыйтьләргә дә мөмкин. Исәпләсәң, үзебезнең бәләкәй генә булган "дәүләтебездә" - туган йортыбызда, ихатабызда көне-төне казынып та, җитешсезлекләрдән арына алган юк бит әле.

Миңа соңгы вакытларда байтак кешеләр белән очрашырга, аларның сүзләренә колак салырга, Татарстаныбызны чит регионнар белән чагыштырырга яисә чагыштырып сөйләгән кешеләрне тыңларга туры килде. Нәтиҗә ясап, нәрсә әйтергә кала: без бөтен яктан да алга киткән татар илендә тормыш итәбез. Аллага шөкер, ил башлыкларыбыздан да уңдык. Алар белән Рәсәй җитәкчеләре дә, чит илләр дә исәпләшә. Туган Татарстаныбызда булдыклы, алдынгы мәдәнияткә ия булган, матур киләчәк өчен бөтен көчен, белемен аямаган татар халкы яшәгәнлеге көн саен бөтен дөньяга киңрәк таныла бара.

Районыбыз турында да нәкъ шундый сүзләрне әйтер идем. Яңарабыз, чистарынабыз, үсәбез бит. Бер-ике ел гына район үзәгенә кайтмаган кешеләр булса, алар бүгенге Мөслимбезне күреп шаккатарлар иде. Әгәр Мөслим ошамаса, аңа килеп нигез коручылар кимер иде, балалар бакчаларына да кытлык булмас иде. Элек ике-өч кибет булып, шул да безнең бөтен район халкына хезмәт күрсәтеп өлгерсә, бүген кибет арты кибет төзелә. Димәк, товарны, азык-төлекне сатып алучы бар, кибетләргә әле ихтыяҗ зур.

Мөслимебез чәчәккә, яшеллеккә, күз күрмәгән куаклыкларга, декоратив агачларга байый. Бүген Мөслим урамнарында, төзелештә, юл салу эшләрендә хезмәт куючылар җитми. Җитәкчелек бу эшләргә чит җирләрдән эшче куллар чакыртырга мәҗбүр. Ә кемнәрдер "эш юк" дигән сылтау белән зарланып йөри.

Мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыклары дигән булып, балалар белән җәй буе шунда казынып гомер итсәк, хәзер ул урыннарда уен, спорт мәйданчыклары үсеп чыкты яисә ясалып бетү стадиясендә. Дистәләгән еллар буе кул тимәгән җирләр, сарайлар, чүплекләр юкка чыгып, алар урынында шәһәрчә төзелгән торак йортлар, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, машиналар өчен парковкалар пәйда булды. Татарстан җитәкчелеге ниятләгән планнар районыбыз җирлегендә зур, ышанычлы адымнар белән тормышка ашырыла. Татарстаныбызга да, районыбызга да хәерле матур киләчәк телибез.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов,

балалар шагыйре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X