Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерның акчасы артты

Бүлеккә эшләүче пенсионерлардан мөрәҗәгатьләр ешайды. Алар август аенда пенсия күләменең бик күпкә артуы белән кызыксына.

Аңлатып үтәбез: август аенда эшләүче пенсионерларның пенсияләре кабаттан исәпләнде (2014 елда эш бирүчеләр аларның иминият түләүләрен исәпләп һәм күчереп барды). Шул ук вакытта август аенда кабат исәпләү белән бергә пенсияләргә бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү дә башкарылды. Өстәмә түләү агымдагы елның гыйнвар аеннан пенсия турында яңа законнар керү белән бәйле. Шулай итеп, шәхси персонификацияләнгән учет мәгълүматлары буенча иминият түләүләре суммалары аныкланды, алар 2014 нче елның 31 декабренә иминият пенсияләре күләмен исәпләгәндә аныкланмаган иде. Өстәмә түләү бер тапкыр гына бирелә һәм сентябрь аеннан укэшләүче пенсионерларга пенсияләр "икенче күләмдә, өстәмә түләү суммасыннан башка түләнәчәк". Әйтик, эшләүче пенсионерның пенсиясе 9 мең сум. 1 августтан кабат исәпләү күләме 162 сум тәшкил итте. 2015 нче елның 1 гыйнварыннан 2015 нче елның 31 июленә кадәр чор өчен бер тапкыр бирелүче өстәмә түләү - 1118 сум. Шуның белән август аенда пенсиянең гомуми күләме 10280 сум тәшкил иткән. Сентябрь аеннан алып һәм алга таба пенсионер, кабат исәпләүне дә кертеп, 9162 сум алачак.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев