15 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Суд залыннан. Бер сүз җитә кеше җанын яраларга
Тормышта туган проблемаларны вакытында уртага салып сөйләшмәү ныклы гаиләләрне дә тарткатырга, ир белән хатын арасында тирән упкын барлыкка китерергә мөмкин.
-
Кухня тастымалларын агарту
Ничек кенә юсаң да, кухнядагы тастымаллардан тапларны барыбер бетерә алмыйсың. Ә аларны юган саен ап-ак итеп күрәсе бик килә.
-
Бездә шундый хәлләр бар
– Пандемия чорында бушап калган мәдәният учакларына әкренләп “җан кереп” алды. Район мәдәният йортында Фирдүс Тямаев ике көн рәттән концерт куйды. Ерак дип тормаганнар, авылдан да килгәннәр.
-
Без хәзер – экскурсоводлар
Мөслим туган як музеенда 5 класстан бирле туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгендә шөгыльләнәм. Классташлар белән экскурсияләрдә йөреп, башта музейны өйрәндек. Музей хезмәткәрләре Равил Тимкин һәм Венера Мирхаҗиянова һәр экспозиция белән якыннан таныштырдылар.
-
16 ноябрь көненә һава торышы
Һаваның минималь температурасы төнлә -16, -19 градус.
-
Ата-ана назын тоеп үсәләр
Үрәзмәт авылында гомер итүче Зимфира һәм Рәшит Исламовлар – ишле гаилә. Үз балалары янына тагын дүрт ятимне сыендырган алар. Балаларны ашату-киендерү мәсьәләсен хәл итеп кенә калмыйча, гаилә җылысында әти-әни назы биреп яши Исламовлар.
-
Узган елгыдан артыграк
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район буенча һәр сыердан уртача 14,2 килограмм сөт савып алына.
-
Татарстанда 63 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 54 кеше өйдә дәвалана.
-
Тармакны бергәләп күтәрдек
“Сельхозтехника”ның район берләшмәсе җитәкчесе Зәкиҗан Исламов җитәкчелегендә фермаларны механикалаштыру кызу темплар белән барды. 1970 елда районның 14 фермасы машина белән савуга күчте. Су эчертү – 23, азык тарату – 12, тирес түгү 13 фермада механикалаштырылды. “Сельхозтехника”да ферма мөдирләрен, савымчыларны укыту-өйрәтү оештырылды.
-
Халыкара конкурста җиңде
Мөслим гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илдар Юлдашев халыкара конкурста җиңде.