Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без хәзер – экскурсоводлар

Мөслим туган як музеенда 5 класстан бирле туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгендә шөгыльләнәм. Классташлар белән экскурсияләрдә йөреп, башта музейны өйрәндек. Музей хезмәткәрләре Равил Тимкин һәм Венера Мирхаҗиянова  һәр экспозиция белән якыннан таныштырдылар. 

Бигрәк тә археология һәм туган як табигате экспозициясен яраттык. Без яшәгән җирләрдә моннан күп еллар элек көтүләре белән мамонтлар, йонлач мөгезборыннар йөргән! Аларның сөякләрен тотып карау, өйрәнү бәхете тәтеде безгә. Музейдагы иң кыйммәтле экспонатлар – 1974 еллар уртасында Иске Вәрәш авылы территориясеннән табылган йонлач мөгезборын сөякләре. Ул сөякләрне Вәрәш елгасы буена су коенырга килгән Фәнис Хәсәншин дигән малай күреп ала. Ул зуррак малайларны чакыра да, казый башлыйлар һәм йонлач мөгезборынның сөякләренә тап булалар. Мамонтның бот сөякләре дә шушы авылдан табыла. Аның бер буынының озынлыгы гына да 1 метрдан артып китә. Ә инде азу тешләре Тамьян авылы тирәсеннән табыла. Мөгезборынның баш, умыртка, кабырга сөякләре яхшы сакланган.
Этнография залында безнең белән Венера Мөнәвировна шөгыльләнә. Андагы һәр экспонатны кызыксынып карыйбыз. Чигү үрнәкләре бик матур булган безнең якта. Борынгыдан килгән чигүле сөлгеләр, түрләмәләр матур килеш сакланган. Бу матур бизәкләргә карап, үзебез дә чигәргә өйрәнәбез. Тамбур чигүе өйрәнү өчен бигрәк тә уңайлы икән. Чиккән кулъяулыкларыбыз да бик матур килеп чыкты.
Сентябрь-октябрь айларында безнең белән экспонатларны саклау бүлеге хезмәткәре Йолдыз Зәкиева эшләде. Музейның байлыгына сокландык, район халкы бик күп экспонатлар алып килгән. Безнең түгәрәк барган вакытта да тарихи әһәмияткә бай әйберләр алып килүчеләр булды. Мөслимнән Флера Нәбиева – әбисе суккан һәм чиккән киндер сөлге, кул тегермәне, Зөлфия апа Фәрхетдинова матур чигүләр белән бизәлгән сөлге бүләк итте. Бу сөлге буыннан-буынга күчеп баручы мирас булып, Зөлфия апага аны каенанасы бүләк иткән булган. Симәктән Вәсилә апа Касыймова борынгы ипи көрәге, чигүле тәрәзә пәрдәләре, агач чиләк алып килде. Йолдыз Камилевна, һәр экспонатны документлаштырып, журналга теркәп куйды. Безгә дә бик яхшы практик дәрес булды бу. 
5-7 классларда музейны өйрәнсәк, хәзер инде үзебезне музей хезмәткәрләре ролендә сыныйбыз. Дәресләр тәмамланганнан соң, музейда экскурсияләр үткәрәбез. Бу шөгыль безгә аеруча ошый. Музейга кергән кунакларга туган төбәгең, аның тарихы турында сөйләү, аларның сорауларына җавап бирү бездә горурлык хисләре уята. Кечкенәләргә музей дәресләре бирү теләге дә туды бездә. Укучыларны әлеге түгәрәккә көтеп калабыз. 
Әдилә Бәдертдинова, гимназиянең 8а классы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев