Бездә шундый хәлләр бар
– Пандемия чорында бушап калган мәдәният учакларына әкренләп “җан кереп” алды. Район мәдәният йортында Фирдүс Тямаев ике көн рәттән концерт куйды. Ерак дип тормаганнар, авылдан да килгәннәр.
Ләйсән Әхмәтова, Мөслим:
– Пандемия чорында бушап калган мәдәният учакларына әкренләп “җан кереп” алды. Район мәдәният йортында Фирдүс Тямаев ике көн рәттән концерт куйды. Ерак дип тормаганнар, авылдан да килгәннәр. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында билетлар залның 70 процентына гына сатылган иде. Шул рәвешле тамашачыга со-циаль дистанция саклау мөмкинлеге тудырылды.Узган атнада Иске Вәрәш авылында театр карадык. Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Мәҗит Шамхаловның “Каенана” музыкаль комедиясен күрсәтте. Мәдәният йортына халык битлекләрдән килгән иде. Кергәндә ишек төбендә дезинфекция чарасы белән кулларны эшкәртү мөмкинлеге тудырылды. Халык, дөньясын оны-тып, комедия карады. Ярый, барып калганбыз әле. Халыкның имин-лекне кайгыртып, мәдәни чараларны үткәрүгә дә чикләүләр кертелгән дип ишеттек. Саклану чара-ларын күрү кирәк, билгеле. Концерт карамыйча да торып була. Сәламәтлектән аермасын.
Данил Госманов, Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасы җитәкчесе:
– Күптән түгел генә районга Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе һәм районның музей директорлары кил-де. Алар туган як музее экспозицияләре белән таныштылар. Билгеле инде, әфган сугышына бәйле экспонат-лар янында озаккарак тукталдылар. Батырлар йортында исә сугыш чоры вакыйгаларының бирелеше белән кызыксындылар. Тукай районы Иске Абдул авылындагы “Гиндукуш” иҗтимагый-патриотик музеен төзүчеләр буларак, кунаклар үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.
Әфган сугышы бездән ерагайса да, утлы еллар белән бәйле вакыйгалар онытылмый. Соңгы елларда әфганчылар хәрәкәте дә активлаша бара. Тукай районы әфганчылары башлап җибәргән акциягә кушылдык. Ут эченнән исән кайтып, тыныч тормышта вафат булган әфганчылар истәлегенә алар яшәгән йортларга истәлек такталары куябыз, укучылар белән очрашу-лар үткәрәбез. Максатыбыз – үсеп килүче яшь буынга хәрби-париотик тәрбия бирүгә үз өлешебезне кертү.
Эльмира Гомәрова, Мөслим гимназиясенең 6а сыйныфы укучысы:
– Юл йөрү кагыйдәләрен безгә даими өйрәтәләр. Укытучылар да, районның ДАИ хезмәткәрләре дә бу темага кагылышлы төрле тематик чаралар, практик-дәресләр үткәрәләр. 5-6 сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте иминлеге буенча бәйге оештырылу-ын ишеткәч, без дә көчебезне сынап карарга булдык. Республика күләмендә узган интернет-олимпиадада катнашып, белемнәребезне сынадык, яңа кагыйдәләр үзләштердек. Бәйгегә безне гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Гомәрова әзерләде.Онлайн-тест тапшыруда беренче генә катнашуыбыз түгел иде. Мин һәм 5а сыйныфыннан Лилиана Нургалиева, Илзирә Зиннурова, Илһам Гайнуллин иң күп балл җыйдык. Бирелгән сорауларның барысы да юллардагы иминлеккә, юл кагыйдәләренә кагылышлы иде. Бүгенге көндә юллардагы вәзгыять – төп мәсьәләләрнең берсе. Юллар барыбыздан да игътибар сорый. Интернет-олимпиада белемнәребезне тагын да ныгытты. Барыбызга да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР юл иминлеге баш дәүләт инспекторлары имзалаган таныклыклар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев