14 октябрь 2015 яңалыклары
-
Дүшәмбе көнне уздырылган рейд съемкасы
-
Подписка - 2015 бара
-
Кайнар линия: "Һәркем игътибарга мохтаҗ"
"Мин - 3 группа инвалид. Миңа санаторийга юлламалар бирергә тиешләр. 4 ел бирелгәне юк. Юлламадан баш тарттым. Акчасын да түләмиләр", - дип шалтыратты безгә Мәлләтамактан Тәлгатъ Мөҗипов. Әлеге сорауга РФ Пенсия фондының Мөслим бүлекчәсе начальнигы Фәридә Ганиева җавап бирә: - Җирлегебездә 2216 кеше ташламага ия. Аларга социаль пакет җыелмасы каралган....
-
Поздравления 14.10.2015
-
Финал уеннарда көч сынашачак ике команда билгеле
Зона ярышларында җиңү яулаган ике команда исеме билгеле, алар Иске Карамалы авылының "Әшәке малайлар" командасы һәм Метрәй авылының "Кырмыскалар" командасы. Зоналарда район мәдәният учакларының "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел" исемле КВН конкурсы дәвам итә. 13 октябрьдә Югары Табын авылында чираттагы тур узды. Биредә Мәлләтамак, Түбән Табын, Метрәй авыл җирлекләренә...
-
"Әшәке малайлар" беренче
"Сөйдергән дә -тел, биздергән дә - тел" 12 нче октябрь көнне Иске Карамалы зонасында шушы тема астында район КВН командалары арасындагы бәйге башланып китте. Биредә Үрәзмәт, Әмәкәй, Октябрь, Яңа Усы, Иске Карамалы авыл җирлекләре командалары чыгыш ясадылар. Командалар үзләренең кызыклы программалары белән тамашачыны һәм компитентлы жюрины ял иттерде. Финал ярышларында...
-
Алда безне җылы көннәр көтә
Атна ахырына кадәр җирлегебездә җылы һава торышы күзәтелә. Һаваның уртача җылылыгы +6 градуска тикле күтәреләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан 2-3 м/с, көн дәвамында кыска вакытлы яңгырлар. Атмосфера басымы төрекөмеш баганасының 757 мм тәшкил итә.
-
Мөслим командасы Башкортстанда
Илеш районы Яркәй авылында Башкортстан республикасы көненә багышланган волейбол ярышлары узды. 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк булган кызлар арасында оештырылган уеннарда Мөслимнең ике командасы катнашты. "Яшьлек" спорткомплексы каршында оешкан команда спортчылары икенче урынны алды.
-
Таныш булыгыз
Районның суд приставлары хезмәте җитәкчесе итеп, Актаныш районы кешесе - Бәхтиев Ильвир Рафак улы билгеләнде. Ильвир Бәхтиев моңа кадәр Актаныш районы суд приставлары хезмәтендә суд пристав-башкаручы булып эшләгән.