Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Финал уеннарда көч сынашачак ике команда билгеле

Зона ярышларында җиңү яулаган ике команда исеме билгеле, алар Иске Карамалы авылының "Әшәке малайлар" командасы һәм Метрәй авылының "Кырмыскалар" командасы. Зоналарда район мәдәният учакларының "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел" исемле КВН конкурсы дәвам итә. 13 октябрьдә Югары Табын авылында чираттагы тур узды. Биредә Мәлләтамак, Түбән Табын, Метрәй авыл җирлекләренә...

Зона ярышларында җиңү яулаган ике команда исеме билгеле, алар Иске Карамалы авылының "Әшәке малайлар" командасы һәм Метрәй авылының "Кырмыскалар" командасы.

Зоналарда район мәдәният учакларының "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел" исемле КВН конкурсы дәвам итә. 13 октябрьдә Югары Табын авылында чираттагы тур узды. Биредә Мәлләтамак, Түбән Табын, Метрәй авыл җирлекләренә кергән командалар көч сынашты. 117 бал белән Метрәй авыл җирлегенең "Кырмыскалар" командасы җиңү яулады. Икенче урында Түбән Табын авыл җирлегенең "Дөбер Шатыр" командасы, өченче урында Мәлләтамак авыл җирлеге командасы.

Бүген КВН конкурсы Елгабаш зонасында Симәк, Исәнсеф, Крәш. Шуран җирлекләре командалары уйнаячак. 15 октябрьдә КВН бәйгесе Ташлыяр зонасында узачак. Анда Михайловка, Баланлы, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре командалары көч сынашачак. Финал уеннары 16 октябрьдә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты узачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев