Кайнар линия: "Һәркем игътибарга мохтаҗ"
"Мин - 3 группа инвалид. Миңа санаторийга юлламалар бирергә тиешләр. 4 ел бирелгәне юк. Юлламадан баш тарттым. Акчасын да түләмиләр", - дип шалтыратты безгә Мәлләтамактан Тәлгатъ Мөҗипов. Әлеге сорауга РФ Пенсия фондының Мөслим бүлекчәсе начальнигы Фәридә Ганиева җавап бирә: - Җирлегебездә 2216 кеше ташламага ия. Аларга социаль пакет җыелмасы каралган....
"Мин - 3 группа инвалид. Миңа санаторийга юлламалар бирергә тиешләр. 4 ел бирелгәне юк. Юлламадан баш тарттым. Акчасын да түләмиләр", - дип шалтыратты безгә Мәлләтамактан Тәлгатъ Мөҗипов.
Әлеге сорауга РФ Пенсия фондының Мөслим бүлекчәсе начальнигы Фәридә Ганиева җавап бирә:
- Җирлегебездә 2216 кеше ташламага ия. Аларга социаль пакет җыелмасы каралган. Аның 930,12 сумы - шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен, 716,40 сумы - даруларга, 110,83 сумы санатор-курорт дәвалануы өчен. Әлеге җыелмадан тулысынча, шулай ук өлешчә баш тартып була. Ул очракта теге яки бу хезмәт өчен акчалата алу мөмкинлеге бар. Мәлләтамактан Тәлгатъ Мөҗипов 2014 елда санатор-курорт дәвалануы һәм транспорттан баш тарткан. Алар өчен райондашыбызга акчалата түләү башкарыла.
Икенче шалтыратучы Мөслимнән Илгиз дип таныштырды: "Күптән түгел туганымның аягы сынып, аны ашыгыч ярдәм бүлегенә алып килдек. Аягы сынган кеше үзе йөри алмагач, машинаны бинага якынрак куйган идек, ә анда керергә ярамый - моны тыючы юл билгеләре тора икән. Полиция хезмәткәрләре саллы гына штраф салып китте. Бу ничек була инде? Инсульт булган, аягы-кулы яки башка җире имгәнгән кеше урамнан ашыгыч ярдәменә кадәр җәяү керергә тиеш буламыни? Бу бит мөмкин түгел. Медицина ярдәме алырга килгән кешеләргә штраф салмаска дигән карар чыгарып булмас микән? Бәлки, билге астына өстәмә язу элергә кирәктер? Бу мәсьәләне хәл итсәгез иде", - дип үз зарын белдерде. Сорауга район дәүләт автомобиль инспекциясе начальнигы Айнур Хәйретдинов ачыклык кертә:
- "Тыелган" билгесе куелган очракта, андый билге астында туктарга ярамый. Бу инде беренче очрак кына түгел, гаепле кешеләр гел шулай дип аклана башлый. Законның үтәлеше һәркем өчен мәҗбүри.
Мөслимнән Илдар Борһанов зираттагы күренешкә зарын белдерде: "Зиратка туганнарның каберлекләрен чистартырга еш барам. Агачларны кискән вакытта бер таш читкә алып куелган, һаман шунда тора. Үзем алып куер идем, кемнеке икәнен каян беләсең. Мөстәкыймова Мөтәһәра Мөхамәтхан кызы (1884- 1961) дип язылган ташка. Зиратта чистарту эшләре башкарганда игътибарлырак булсыннар иде".
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәмәтовның җавабын китерәбез:
- Зиратта карт агачларны кисү эше әле дәвам итә. Алда әйтелеп үткән мәрхүм апаның кабер ташы соңыннан үз урынына куелачак.
Иске Вәрәштән Заһит Җәләев: "30 ел райпо системасында эшләп, лаеклы ялга чыктым. Өлкәннәр көне белән котлап, күчтәнәч пакеты түгел, хәтта бер котлау открыткасы да бирмәделәр", - дип, үпкәсен белдерде. В
Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Фәнил Гыйздуллин:
- Җирлектә барлыгы 210 өлкән кеше яши. Өлкәннәр декадасы кысаларында табын әзерләп, 30 лап кешене хөрмәтләдек. Бөтен кешене дә чакырырга средстволар юк, - дип җавап бирде.
Кайнар линиядән килгән сорауларны Лилия Шәймиева алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев