14 июль 2016 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгын исәпкә алу бара - район буенча 6852 гектар җир исәпкә алынган
Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу дәвам итә. 12 июльгә җирлегебездә 3101 шәхси хуҗалык, алардагы 815,3 гектар җир, 47 фермер хуҗалыгы һәм әлеге хуҗалыкларның 6852 гектар җире исәпкә алынган. Район буенча барлыгы 3148 объект һәм 15000 гектардан артык җир барланган.
-
Матди ярдәм күрсәтелә - 14-18 яшьлек балаларга ярдәм итү турында килешү төзелде
Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җәйге чорда хезмәт куярга теләге булган 14-18 яшьлек 111 бала белән бер тапкыр бирелүче матди ярдәм күрсәтү турында килешү төзеде. Июнь аенда төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасында, "Туган як" агрофирмасында, икмәк кабул итү предприятиясендә эшләүче 58 баланың һәркайсына - 1275 сум, июль аенда 53 балага 1700әр сум...
-
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына
Җирлегебездә "Мәк" операциясе бара. Аның беренче этабы 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап 10 августта старт ала. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бакча участокларында мәк утырткан өчен Административ хокук бозулар кодексының 10.5 маддәсе нигезендә (составында наркотик яки психотроп матдәләр булган кыргый үсемлекләрне юк итү буенча чаралар күрмәгән өчен) штраф...
-
Яшь археологлар – экспедициядә
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең археология түгәрәге членнары, түгәрәкнең җитәкчесе Ильмир Яббаров җитәкчелегендә Тамьян авылы янындагы үзәнлектә археологик казу эшләрен алып баралар. Биредә безнең эрага кадәр 1 мең ел элек скивлар тукталыш ясый торган урын булган, дигән фикер бар. Казу барышында төрле чүлмәк, сөяк калдыклары, тимер ыргак, билгеле бер формада ясалган...
-
"Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле Мөслим районында гастроль туры белән
Бу көннәрдә Актаныш районының "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле районыбыз авылларында концерт программасын тәкъдим итте. Концертлар Сал.Мухан, Ташлыяр, Иске Карамалы һәм Мәлләтамак авылларында күрсәтелде. Авыл халкы татар халык җырларын тыңлап, дәртле биюләр карап, артистларның затлы сәхнә костюмнарына сокланып утырды.Ут күршеләребез чыгышы тамашачыларда җылы, матур тәэсирләр калдырды.
-
МТВ 13.07.2016
-
МТВ 8.07.2016
-
МТВ 6.07.2016
-
Армия сафларыны язгы чакырылыш кампаниясе тәмам
4 июль көнне 2016 елның язгы чакырылышы тәмамланган. Бу чакырылышта ил чиген сакларга Мөслим районыннан 46 егет юл тоткан. Аларның 11 Сергеев - Посадта хезмәт итсә, калган егетләребез Чита, Омск, Новосибирск, Ленинград, Саратов, Самара, Калининград кебек өлкә - шәһәрләрдә, Удмуртия һәм Чиләбе республикаларында, Екатеринбургта 2 игезәк туганнар хезмәт итәчәк. Көзге...
-
"Туган -як" агрофирмасы урып-җыю компаниясенә әзер
Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы әзерләү бара. Печән әзерләү, сенаж салу белән бергә яфраказык әзерләү дә дәвам итә. Яфраказык әзерләүдә агрофирмага авыл җирлеге советы һәм бюджет хезмәткәрләре булыша. Хуҗалыклар урып-җыю кампаниясенә дә әзерлек эшләрен алып бара. "Туган як" агрофирмасында сигез "Нью Холланд" комбайны бүгеннән үк урып-җыюга әзер. Хуҗалыкка тагын өч...