Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матди ярдәм күрсәтелә - 14-18 яшьлек балаларга ярдәм итү турында килешү төзелде

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җәйге чорда хезмәт куярга теләге булган 14-18 яшьлек 111 бала белән бер тапкыр бирелүче матди ярдәм күрсәтү турында килешү төзеде. Июнь аенда төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасында, "Туган як" агрофирмасында, икмәк кабул итү предприятиясендә эшләүче 58 баланың һәркайсына - 1275 сум, июль аенда 53 балага 1700әр сум...

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җәйге чорда хезмәт куярга теләге булган 14-18 яшьлек 111 бала белән бер тапкыр бирелүче матди ярдәм күрсәтү турында килешү төзеде. Июнь аенда төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасында, "Туган як" агрофирмасында, икмәк кабул итү предприятиясендә эшләүче 58 баланың һәркайсына - 1275 сум, июль аенда 53 балага 1700әр сум акча күчерү турында документлар тутырылды. Бу айда түләүнең артуы Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакының күтәрелүе белән бәйле. Ел дәверендә оешмада исәптә торучы 13 кеше җәмәгать эшләренә юнәлдерелгән. Алар арасында пешекче, сатучы, яшелләндерү эшләрендә һ.б өлкәләрдә хезмәт куючылар бар. Ел башыннан 20 кеше эш белән тәэмин ителгән. 40 кеше өстәмә белгечлек буенча чәчтараш, массажист, эретеп ябыштыручы һөнәренә укытылган. Бүгенге көндә үзәктә 76 кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев