12 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Кайнар линия эшли
“Кайнар линия” 11 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр эшли.
-
Бу көнне тарихта
1906 елны «Азат халык» газетасы ябыла, аның мөхәррире Галиәсгар Камал мәхкәмә алдында җавап тота.
-
Гөмбә сезоны: урманда ничек адашмаска?
Татарстан гөмбәчеләренә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте киңәшләре
-
Монополиягә каршы
Районыбызга Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсенең сатып алуларны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Алмаз Яфизовның эшлекле визиты көтелә.
-
Йорт хайваннарын вакцинацияләү үткәреләчәк
Вакцинацияләү бушлай башкарыла.
-
Таза тешләр – сәламәтлекнең нигезе
Теш авырулары күп түгел, әмма алар ата-аналардан зур игътибар сорый. Һәр ата-ана баласын теш табибына вакытында күрсәтеп-тикшертеп торырга тиеш.
-
13 сентябрь көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Чаллы спектакле «Театраль Идел буе» фестиваленең икенче этабына үтте
Жюри әгъзалары РИФ студиясенең спектаклен югары бәяләде.
-
Кытайдан ук килделәр. Фоторепортаж
Кунаклар шулай ук Мөслимнең парк һәм скверларында булдылар, матур урыннарын карадылар.
-
Сораштыру. Бәрәңге уңышы ничек булды?
Авылда мәшәкатьле көннәр. Халык бәрәңге алу хәстәре белән мәш килә. Кемнәрдер, икенче икмәкне алып, урнаштырып, олы эштән котылды. Бакчалары ямь-яшел утырган хуҗалыклар да бар әле. Ә сез бәрәңге алдыгызмы әле? Уңышы ничек булды? Әлеге сораулар белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек. Алар икенче икмәкне үстерү серләре белән дә уртаклашты.
-
Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда махсус почта маркасы чыгарды
Дәүләт Киңәшчесе мәртәбәле кунакка Татарстанга килгәне өчен рәхмәтен җиткерде.
-
Кабак ашагыз. Файдалы!
Язын бакчада үсеп утыручы яшелчә, җиләк-җимеш булмаса да, кабак көздән бирле берүзгәрешсез саклана торган ризык.
-
Ишегаллары матурлана
Бүген район үзәгендә 60 күпфатирлы йорт һәм җиде ишегалды исәпләнә. Ишегалларын төзү-яңарту эшләре 2014 елда башланды. Аларда балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган, машина кую урыннары ясалган.
-
Эчкән суларыбыз
Мөслимнең чишмәләре юк, тик ул суларга бай. Иске Мөслим бик куәтле су чыганагы өстендә утыра: ал да суын файдалан. Элегрәк Мөслим болыннарында, әрәмәләрендә чип-чиста сулы тирән күлләр җәелеп яталар иде.
-
Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен тапшырачаклар
Җиңүчеләр (алар арасында Татарстан проекты да бар) 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк.