11 август 2015 яңалыклары
-
"Сихри әкият дөньясы".
Мәлләтамак авыл китапханәсендә "Сихри әкият дөньясы" исемле яңа кайткан китапларга күзәтү кичәсе үтте. Балалар һәм әниләре яңа әкият китаплары белән таныштырылды. Китапханәче тарафыннан "Шалкан" әкияте укылды, матур рәсемнәре күрсәтелде.
-
Республика күләмендә узган конкурсның номинанты
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче "Фото - видео студия" түгәрәге члены Закиров Фанзил республика күләмендә үткәрелгән "Яшь аниматорлар " конкурсының "Рәсемнән ясалган " номинациясендә 2 урын алды.
-
Яшь экологлар
Мөслим гимназиясенең 7 класс укучысы Фахертдинова Айгөл республика күләмендә үткәрелүче "Биосфера" экологик профиль сменасында катнашып 21 республика күләм яшь урманчылар слетында "Җәнлекләр экологиясе" номинациясендә 1 урынга лаек булды.
-
29, 30 һәм 31 август Татарстанда ял көннәре булып санала
29, 30 һәм 31 августта Татарстан Республикасында ял көннәре булып санала. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белдерә. "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР Законы буенча Татарстанда 30 август - Татарстан Республикасы көне эш көне булмаган бәйрәм көне.2015 елда бәйрәм көне...
-
Су линияләре яңартыла
Михайловка авылында барлык су линиясен яңарту тәмамлана. Бу көннәрдә "Строймелиосервис" оешмасы вәкилләре соңгы участокта - Гагарин урамының бер өлешендә хезмәт куялар. Әлеге эш "Чиста су" республика программасы кысаларында башкарыла. Элемтә авылында яшәүчеләр исә юл салынуга сөенәләр. Республика программасы нигезендә "Мост" җәмгыяте эшчеләре авылның Кооператив һәм Речная урамнарын тәртипкә китерделәр.
-
Эштән азат ителүченең хокуклары якланды
"Сөт илө" ҖЧҖ "Урожай" филиалының элеккеге эшчесе гаризасы буенча район прокуратурасы аны эштән азат итүнең нигезле булуын тикшерде. 2014 нче елның 1 апрелендә Фазлетдинов Ф. Н. һәм "Урожай" филиалы арасында сроклы хезмәт килешүе төзелә. Аның нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләре 2014 нче елның 31 декабрендә туктатыла. Әмма Фазлетдинов Ф. Н. белән хезмәт...
-
“Экстрим мәйданчык”
Лицей ишек алдында спорт мәйданчыклары саны арта. Бүген биредә "Экстрим мәйданчык" төзелә. Роликлы тимераякларда, вилосипедта йөрү өчен махсус юллар ясала. Балалар өчен уен мәйданчыгы булачак, анда турниклар, гимнастика белән шөгыльләнү өчен җиһазлар урнаштырылачак. Скейтбордта йөрү мөмкинлеге дә булачак. Мәйданчыкның тирә-юне яшеллеккә төренәчәк, утырып ял итү өчен эскимияләр, яктылык чыганаклары урнаштыру...
-
Мактауга лаек кешеләр
Ташъелга авылына барганда уң якта беседка -чатыр кала. Аска таба төшсәң чишмәләр бар. Быел аларга Крәш Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин ике улы, туганнары ярдәме белән икенче тормыш бүләк иткән. Күләмле генә төзекләндерү эшләре башкарылган: чүп - чардан арындырылган, тимердән култыксалар ясалган, су алырга җайланган чокыр бетон белән катырылган,...
-
Мөслим урамнары төзекләнә
Бу көннәрдә Бакча урамының юллары төзекләндерелә. Эшне Яр Чаллы шәһәренең "АвтоСтрой" җәмгыяте башкара. Урамга яңа асфальт түшәлә, юлны эксплуатациягә инде иртәгә тапшырачаклар. Бу эшкә акча район бюджетыннан бүленеп бирелде.
-
13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көне
Билгеле булганча 13 сентябрь Татарстан Республикасының президентын сайлау көне. Бер үк вакытта җирле совет депутатларны да сайлыйбыз. Бу мөһим компаниягә 1 айга якын вакыт калып килә. Булачак сайлаулар хакында халык беләме соң? Нәкъ менә шушы сорау белән без Мөслим урамнарына чыктык. Мөслим халкы илебезнең һәм республикабызның киләчәгенә битараф булмады. Шуңа...
-
"Пушкин" скверы А.С Пушкин әсәрләренә нигезләнеп эшләнәчәк
Парклар һәм скверлар елында район үзәгендә сафка басып килүче "Пушкин" скверында күләмле эшләр бара. Казан шәһәренең "Лэнд Сервис" компаниясе яшелләндерү эшләре белән мәшгуль. Хәзерге вакытта скверда эшчеләр нарат, чыршы, туя, өрәңге агачлары утырталар. Шунысын да әйтергә кирәк нарат һәм чыршы агачын Мөслим урманыннан алып кайталар. Ә калган агачлар махсус питомникларда...
-
Казан 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясы утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды. Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов...
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!"
«Мизгел» яшьләр үзәгендә "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе узды. Акциясенең төп максаты - беренче сыйныфка барачак мохтаҗ балаларга ярдәм итү, аларга иң кирәкле әсбапларны җыю. Чарада район хакимияте, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр иганәче буларак катнаштылар. Һәр җитәкче балаларга мәктәп-кирәк яраклары бүләк итте.
-
Китапка икенче тормыш
Татарстанда инде менә берничә ел рәттән "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Районыбыз мәктәпләре дә бу акциядә теләп катнаша. Узган уку елында бу акция ярдәме белән мәктәп китапханәләре 1338 дәреслек, 2596 матур әдәбиятка тулыланды. Акциядә 2167 кеше 24 мәктәпкә ярдәм иткән. Һәр мәктәп "Китапка икенче тормыш бүләк ит!"...
-
Чаллыда “Күңел” радиосы бәйрәм итте
9 август көнне Чаллыда урнашкан "Күнел"радиосы туган көнен бәйрәм итте. Күңелгә 18 яшь тулды. Әлеге дата һәм Чаллы каласының 85 еллыгы уңаеннан шәһәрнең Сабан туе мәйданында үзенчәлекле музыкаль чара оештырылды. Чаллыдан коллегаларыбыз хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә 15 меңнән артык кеше җыелган. Зур бәйрәмдә шәһәр башкарма комитеты житәкчесе Наил Мәһдиев һәм «Татмедиа»...