Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапка икенче тормыш

Татарстанда инде менә берничә ел рәттән "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Районыбыз мәктәпләре дә бу акциядә теләп катнаша. Узган уку елында бу акция ярдәме белән мәктәп китапханәләре 1338 дәреслек, 2596 матур әдәбиятка тулыланды. Акциядә 2167 кеше 24 мәктәпкә ярдәм иткән. Һәр мәктәп "Китапка икенче тормыш бүләк ит!"...

Татарстанда инде менә берничә ел рәттән "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Районыбыз мәктәпләре дә бу акциядә теләп катнаша. Узган уку елында бу акция ярдәме белән мәктәп китапханәләре 1338 дәреслек, 2596 матур әдәбиятка тулыланды. Акциядә 2167 кеше 24 мәктәпкә ярдәм иткән. Һәр мәктәп "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясендә актив катнашса да, Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Симәк, Вәрәшбаш һәм Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәпләре аеруча актив булулары белән аерылып тордылар. Нәтиҗәдә, безнең район республикакүләм үткән бу чарада 4 урынга лаек булды.

Акция яңа уку елында да дәвам итә. Анда мәктәп укучылары, укытучылары, ата-аналар-теләгән һәркем катнаша ала. Әгәр өегездә укылган китаплар - мәктәп программасы буенча әдәбият, төрле энциклопедия, дәреслекләр бар икән, аларның барысын да мәктәпкә бүләк итә аласыз. Китаплар яхшы хәлдә булырга тиеш. Мәктәп китапханәсе аларны бик теләп кабул итәчәк, ә сезнең китапларыгыз укучыларга файда һәм канәгатьләнү китерәчәк. Акциянең максаты - мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплары белән тулыландыру. Аның бурычлары: балаларны китап укуга тарту, китапка карата гуманлык һәм сакчыл караш тәрбияләү. Акциядә катнашу ирекле. Анда мәктәп укучылары гына түгел, теләгән барлык кеше, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. Үзегезнең элеккеге мәктәбегезгә бүләк ясарга теләсәгез, аны рәхмәт әйтеп кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев