Реклама
11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Гыйнварга йолдызлар фаразы
2016 елның беренче ае - үткән елга нәтиҗә ясап, яңасына планнар кора торган вакыт. Әмма гыйнвар аенда күпләр 2015 елның нәтиҗәләре белән канәгать булмавын аңлар, чөнки Кәҗә елында бик аз кеше генә корган планнарын тормышка ашырырга өлгерде. Моңа да карамастан, 2016 ел барыбызга да зур уңышлар алып киләчәк! Кучкар. Максатка...
-
БДИ тапшырыр вакыт килеп җитә
Мөслим районы мәгариф идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елда БДИ бирү өчен гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин. Чыгарыш сыйныф укучылары гаризаларын укыган мәктәпләренә тапшыралар. Үткән елгы чыгарылыш укучылары муниципаль мәгариф идарәсенә килеп гариза язалар. 2016 елда БДИның срогыннан элек вакыты 21 марттан 23 апрельга кадәр, төп срогы - 27...
-
"Авыл табибы" - федераль программа
Моннан дүрт ел элек республикада "Авыл табибы" дигән федераль программа эшли башлаган иде. Аның максаты - яшь табибларны авылга кайтару. Шул рәвешле район үзәк хастаханәсенә 2015 елда да яшь белгечләр кайтып эшли башлады. Алмаз Зиннуров - невролог, Зөлфия Корбанова - лаборатория табибы, Фаил Шакиров - участок терапевты, Ольга Димьянова теш...
-
Ана капиталы - 453 мең 026 сумны тәшкил итә
Икенче, өченче баланы алып кайтуга бирелә торган ана капиталының күләме бу елны артмады, узган елдагыча - 453 мең 026 сум булып калды. Ана капиталын бирү тагын ике елга озайтылган булуы да мәгълүм. Ана капиталыннан бер мәртәбә бирелә торган 20 мең сум акчаны бу елны да алып булачак", - дип хәбәр...
-
ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта татарстанлылар 50 процентлы ташлама алачак
2016 елның 1 гыйнварыннан «Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафлар түләтүне камилләштерү өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы РФ кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 437нче Федераль закон үз көченә керде. Республиканың баш инспекторы Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 99 процентын 20 көн дәвамында яртысын гына түләп булачак. Тиешле...
-
1 февральдән пенсия 4 процентка артачак
Пенсионерларга сөенечле хәбәр җиткерәләр. 1 февральдән пенсияләр 4 процентка артачак. Тик бу эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла. 2015 елның 31 декабреннән эштшн киткән пенсионерлар исә базаны яңарту өчен үзләре турында мәгълүматны яшәү урыны буенча пенсия бүлегенә хәбәр итәргә тиеш. Бүгенге көндә җирлегебездә 7080 пенсионер исәпләнә, шуның 2245е - эшләүче пенсионерлар. 5695е...
-
2015 елда 13 кешедә яман шеш авыруы ачыкланган
Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, 2015 елда 3716 кешегә диспансеризация үткәрергә планлаштырылган булган. Ел ахырына кадәр 3739 кеше диспансерлаштыру үткән. Бу чара кысаларында 1415 маммография төшерелгән, 722 ир-атның каны ПСА онкомаркерына тикшерелгән, 872 кеше икенче этапка - тулырак диагностикага җибәрелде. Ел дәвамында 13 кешедә яман шеш авыруы ачыкланган, 153 дисплазия,...
-
Район башлыгының дипломына ия булдылар
Яңа ел бәйрәме алдыннан оешма-предприятияләр биналарының фасадларын, ишегалды территорияләрен һәм корылмаларны кар сыннары, төрле яктырткычлар белән бизәү матур традициягә әйләнде. Әлеге бәйгедә күпчелек хезмәт коллективлары, мәгариф учреждениеләре бик теләп катнаша, бер-берсен уздырып, үз территориясен бизи, ул гына да түгел, Мөслимдәге Яңа ел шәһәрчеген төзүдә дә актив катнаша. Бәйрәмне оештыру һәм...
-
Булачак паркка агач утыртылган
Алдан хәбәр ителгәнчә Метрәй авыл җирлегендә ял һәм сәүдә итү паркы сафка басып килә. 9 гыйнвар көнне Метрәй авыл халкы үз көче белән монда өмә оештырып, чистарту эшләре башкарды. Булачак паркны әйләндереп алып, койма тотылган. Чыршы агачлары утыртылган. Өмә дә катнашучыларны кайнар чәй һәм ботка белән сыйлаганнар.
-
Буран көтелә
11 гыйнварда Татарстан синоптиклары фаразы буенча, республикада болытлы һава, көндез аязучан. Күпчелек районнарда кар явачак, көндез аз гына. Урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә һәм көндез 6-11 градус салкын, Татарстанның көнбатыш районнарында - 10-15 градуска кадәр суык. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана. Иртәгә Мөслим дә аязучан...