10 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чыгарылыш имтиханнары алды сынаулары башланды
Бу атнада бөтенроссия күләмендә 11 сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау иншалары язды. Шул исәптән безнең районның чыгарылыш укучылары - биш мәктәптә белем алучы 62 бала да имтихан тотты дип әйтсәк ярый. Әлеге иншалар дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү мөмкинлеге бирәчәк. Инша нәтиҗәләре ике атнадан билгеле булыр дип көтелә.
-
"Ана капиталы"ның күләме күпме?
Мәгълүм булганча, "Ана капиталы" Президент Владимир Путин тәкъдиме белән 2007 елда барлыкка килде. Дәүләттән матди ярдәмне гаиләдә икенче яки аннан соң туган (уллыкка алган) балаларга бирәләр.
-
Сәнгать мәктәбе укучылары интернат мәктәптә концерт куйды
Район сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучылары инициативасы белән, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары hәм укытучылары Түбән Табын авылындагы коррекция мәктәбе укучылары алдында концерт куйдылар.
-
Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелә
Янгынга каршы көрәш режимы кертелә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Мөслим һәм Сарман районара күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
-
Игътибар, Мөслимдә рейд бара!
Рейд барышында эчке эшләр, яшьләр бүлеге хезмәткәрләре һәм суд приставы вәкиле катнашты. Рейдның максаты: урамнарда чисталык һәм тәртип саклау, төнге уннан соң урамдагы тынычлыкны тәэмин итү, бәлигъ булмаган балаларның олылардан башка урамда йөрүләрен ачыклау. Алар уңышсыз гаиләләрдә, алкогольле эчемлек кулланучылар җыелучы фатирларда булдылар.
-
Юбилярларны тәбриклибез!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Заянова Мөбәширә Вәлимөхәмәт кызы (Метрәй) - 90 яшьлек, Арсланова Миңнемәрьям Миңнемөхәмәт кызы (Әмәкәй), Антипова Зинаида Васильевна (Яңа Усы), Хәбибуллин Сәгәдат Галиәхмәт улы (Тойгелде) - 85 яшьлек, Исмәгыйлев Мизаһидан Исмәгыйль улы (Мөслим), Дәүләтшина Флүрә Хәбип кызы (Мөслим), Дәүләтгәрәева Флүсә Исмшгыйль...
-
Һава торышында үзгәрешләр көтеләме?
10 декабрь -11, -8, аязучан болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 11 декабрь -10, -14, аязучан болытлы, кар, җил - көнбатыштан. 12 декабрь -12, -16, аяз, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 13 декабрь -21, -19, аяз, җил - көньяк-көнбатыштан.