Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелә
Янгынга каршы көрәш режимы кертелә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Мөслим һәм Сарман районара күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
Ул Яңа ел бәйрәме чараларында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар, дәүләт яки муниципаль милекне куркынычсызлык белән тәэмин итү максатында оештырыла.Әлеге янгын куркынычсызлыгы чаралары 2017 елның 10 гыйнварена кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Сәнәгать корылмалары, ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, халык күп йөри торган объектлар, автомобиль юлларыннан 50 метр ераграк мәйданнарда бенгаль утлары һәм хлопушкалар яндыру искәрмә булып тора. "Рәсми документта республиканың һәр торак пунктында пиротехник эшләнмәләр куллану өчен махсус урыннар билгеләү кирәклеге әйтелә. Алар беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазланган булырга тиеш. Шулай ук әлеге пиротехник эшләнмәләрне учрежденияләр карамагындагы ябык биналарда саклау һәм куллану тыела, -ди Р.Идиятуллин. - Янгын куркынычсызлыгы режимы башланганчы Яңа ел бәйрәм чаралары уздырыласы урыннар исәпкә алынырга тиеш. Һәр урын янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү буенча тикшерелергә, ә персоналга инструкция уздырылган булырга тиеш. Янгынга каршы көрәш режимы вакытында пиротехник эшләнмәләрне сату һәм ачыклау буенча Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары рейдлар уздырачак. Шулай ук РФ законнарында күрсәтелгән сертификатларга туры килми торган продукцияне ачыклау да күздә тотыла.
Татарстан Республикасы территориясендә күпләп һәм берәмләп сату оешмалары җитәкчеләренә сертификаты туры килмәгән электр гирляндаларын, пиротехник эшләнмәләрне сатуга чыгармаска киңәш ителә. Шулай ук техник документында янгын курнычлыгы һәм аларны куллануда куркынычсызлык чаралары күрсәтелмәгән ясалма чыршы, аларга төрле бизәкләр сату да тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев