"Ана капиталы"ның күләме күпме?
Мәгълүм булганча, "Ана капиталы" Президент Владимир Путин тәкъдиме белән 2007 елда барлыкка килде. Дәүләттән матди ярдәмне гаиләдә икенче яки аннан соң туган (уллыкка алган) балаларга бирәләр.
Программа гамәлгә кергән елны "Ана капиталы"ның күләме 250 мең сум тәшкил итте. 2016 елга кадәр акчаны ел саен индексацияләделәр. Бүген "Ана капиталы"- 453 мең 26 сум. Ун елдан бирле ил күләмендә сертификатны алты миллионнан артык кеше алган. Безнең районда Ана капиталы 2007 елдан башлап 1353 әнигә бирелгән. Шуның 68 генә бу елны. "Ана капиталы"н түләү өчен бюджеттан бер триллион сумнан артык акча сарыф иткәннәр. Күпчелек матди ярдәмне яшәү шартларын яхшыртуга тота икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев