10 март 2016 яңалыклары
-
Безнекеләр беренче
ТР Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелүче «Ел китабы-2014» конкурсына йомгак ясады. Конкурста 314 китап катнашты, шуларның 39-ы - чәчмә әсәрләр (проза), 54-е - тезмә әсәрләр (шигърият), 43-е - балалар әдәбияты, 43-е - рус телендә чыккан матур әдәбият, 64-е - татар телендәге публицистика...
-
Бәйрәм үтте
7 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Район башлыгының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Рушат Солтанов район Советы, Башкарма комитеты һәм район башлыгы исеменнән барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң сәхнә район үзешчәннәренә бирелде. Миргарифан Ханнанов, район мәдәният йортыннан Айрат...
-
Конкурс тәмам
Авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Җырларымда сине данлыйм, туган җирем - Мөслимем!" исемле район смотр конкурсы тәмамланды. 9 март көнне район мәдәният йортында узган йомгаклау концертында утыздан артык концерт номерында 259 кеше чыгыш ясады. Сморт-конкурста беренче урынны Мәлләтамак авыл җирлеге яулады. Икенче урынны Иске Карамалы һәм Вәрәшбаш җирлекләре бүлеште. Өченче...
-
Бәби алып кайтабызмы
Соңгы арада Мөслимдә бала тудыру бүлеге ябыла дигән имеш-мимешләр йөри. Бу сүзләрнең дөреслеккә туры килми. Бүлек җитәкчесе, районның акушер-гинекологы Люция Идрисова хәбәр итүенчә, ел башыннан Мөслим районы бала тудыру бүлегендә 9 сабый туган. Шуларның 4се - кыз, 5се - малай. Йөкле хатыннарда авырулар күп булу сәбәпле, аларның риск группаларына бүленүе...
-
Язилә - призер
Казан шәһәрендә укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасы кысасында уздырылган Терентьев исемендәге 22нче Идел буе фәнни-гамәли конференциядә гимназиянең 10 класс укучысы Язилә Әһлиуллина катнашкан. Уңышлы чыгыш ясап, призер исеменә лаек булган. Язиләнең фәнни җитәкчесе биология фәне укытучысы Ләйсән Бариева.
-
"Нәрсә, Кайда, Кайчан" уеннары башлана
"Нәрсә?", "Кайда?", "Кайчан?" интеллектуаль ярышларын яшьләр арасында уздыру традициягә әйләнеп бара. 11 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә 18.00 сәгатьтә беренче полуфинал уены узачак. Баланны авыл җирлеге, аграр көллият, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре үзара көч сынашачаклар. Катнашучыларга сораулар төрле өлкәдән биреләчәк, шулай ук видеосорау, "кара тартма"да ни барын ачыклау мөмкинлеге...
-
"Йолдызлык - 2016"
12-13 март көннәрендә Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында "Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең республика зона туры узачак. Фестивальгә Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш һәм Мөслим районнарыннан 500 ләп катнашучы булыр дип көтелә. Сайлап алу туры иртәнге 9.30 сәгатьтә башланачак, чыгышларны Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле жюри бәяләячәк. Гала концертка керү...