8 октябрь 2015 яңалыклары
-
"Засветись"
-
Поздравления 7.10.2015
-
МТВ 7.10.2015
-
Мәгариф хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
8 октябрь көнне "Карина" кафесында укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда мәгариф ветераннары, мәктәп укытучылары һәм башка мөгаллимнәр катнашты. Аларна һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы рамил Муллин, район мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов тәбрикләде.
-
Мөслимгә яңа рентген аппараты кайтты
Район поликлиникасына "Тошиба" рентген аппараты кайтты. Спонсор ярдәме белән алынган әлеге цифрлы аппарат элеккеге аппаратурадан аермалы буларак, вакытны янга калдыру һәм тиз арада төгәл диагноз кую мөмкинлеге бирәчәк.
-
Мөслим телевидениесе элеккеге эш графигына күчә
Мөслим телевидениесе элеккеге эш графигына күчә. Бу атнадан башлап телевидение чыгарылышлары 19.00 сәгатьтә трансляцияләнәчәк. Чәршәмбе көнне "Яңалыклар" һәм "Бүләккә җыр" тапшырулар карый аласыз.
-
Безнең волейболчы кызлар призлы урынны яулады
7 октябрь көнне Илеш районы Яркәй авылында Башкортстан республикасы көненә багышланган волейбол ярышлары узды.
-
Мөслим делегациясе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган республика бәйрәмендә катнашты
7 октябрь көнне Мөслим районы делегациясе Казан шәһәрендә узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәмгә барды.
-
9 октбярьдә Мөслимдә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
9 октябрьдә Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге тарафыннан җирлегебездә чираттагы мәртәбә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.
-
Мөслимгә килгән кыш машина йөртүчеләргә кыенлык тудырды
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе Татарстанда һава торышы шартлары бозылу турында искәртә һәм машина йөртүчеләрне моны истә тотарга өнди. Ведомствоның пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, 7 октябрьдән республикада һава торышы шартлары начарлануы фаразланды.
-
Метрәй авылында укытучылар көне зурлап билгеләп үтелде
Бәйрәм кичәсен авылның клуб мөдире Ильмира Әюпова оештырды. Бирегә Метрәй авыл мәктәбендә балаларга белем биреп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран-укытучылар чакырылган иде.
-
Поликлинникадагы ремонт 1 ноябрьдә тәмамланачак
Район үзәк хастаханәсенең поликлиника өлешендә капиталь ремонт дәвам итә. Бүген бинаның фасады эшләнеп бетеп килә. Эчке эшләргә килгәндә, гипсокартон белән эчләү - 90 процентка, стеналарына кафель плиткәләр ябештерү 80 процентка төгәлләнгән.