8 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Рифкать Миңнеханов "Миләшкәй" балалар бакчасына велосипедлар бүләк итте
Бүген Мөслимгә эш визиты белән Россия эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов килде. Аны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде. Р. Миңнеханов район эчке эшләр бүлеге, район суды һәм прокуратура эшчәнлеге белән танышты, Мөслимнең истәлекле урыннарында булды.
-
Матурлык алиһәсе Митальданы беләсезме?
Тирә-яныбызда матурлык тудыручылар аз түгел. Алар арасында Мөслимдә гомер итүче Митальда Апсаттарова да бар. Минзәлә районы Чупай авылы кызы кечкенәдән матурлыкка гашыйк була.
-
Яңа Усыда Таҗи Гыйззәтне искә алдылар
Яңа Усы авылы китапханәсендә татар драматургиясенең күренекле вәкиле, театр эшлеклесе, актер Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан "Әдәбиятка театрдан килгән драматург" дигән исем астында китап укучылар белән әңгәмә үтте.
-
Мөслимдә "Агуша" дип исемләнгән яшь әниләр берләшмәсе эшли башлады
Капиталь ремонт тәмамланганнан соң, Иске Карамалы авылы китапханәсе яңа сулыш белән үзенең эшен башлап җибәрде. Биредә1 яшькә кадәрле һәм аннан да зуррак балалары булган "Агуша" яшь әниләр берләшмәсе дә эшли башлады.
-
Районда 300гә якын бала мәктәп маршруты белән укырга йөри
Укулар башланды һәм мәктәп маршрутларын юлларда хәзер ешрак күрергә була. Бу уку елында 27 авылдан 277 бала мәктәп маршруты белән база мәктәбенә укырга йөри. Укучылар йөртүче автобусларга тахогрофлар, видеофиксаторлар да куелган.
-
Мөслимгә урология җиһазы кайтачак
Район үзәк хастаханәсендә булган ремонттан соң хастаханәнең танымаслык булып үзгәрүе авыруларга күрсәтелүче хезмәт өлкәсен дә сыйфатлырак итте.
-
Гарасаттан зыян күргән 13 кеше хастаханәгә салынган
7 сентябрь көнне Казанда булган давыл аркасында 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килүе хакында хәбәр ителгән иде инде. Алар хакында яңа мәгълүматлар пәйда булды.
-
Мәскәүдән Ташлыяр авылына кунакка кайткан 1980 нче елгы ир-ат вакыйга булган урында җан биргән
Узган атнада Мөслим-Әлмәт юлында, Тойгельде авылы янында кичке уннар тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. Бакалы районы кешесе "Калина" машинасы белән велосипедчыны бәрдергән.
-
Әкиятче бабай - Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы дөнья күрде
"Татмедиа" АҖ филиалы булган "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексында исеме фольклорчы-галимнәргә яхшы таныш булган, "Татар энциклопедик сүзлеге"нә кереп калган тарихи шәхес, Октябрь (Теләнче) авылында туып-үскән, гомер кичергән, Мөслим районы авылларында озак еллар мөгаллимлек иткән Зариф Мөэминов (1893-1966) төзегән җыентык "Маҗара" исемле китап итеп бастырылып чыгарылды.