Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гарасаттан зыян күргән 13 кеше хастаханәгә салынган

7 сентябрь көнне Казанда булган давыл аркасында 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килүе хакында хәбәр ителгән иде инде. Алар хакында яңа мәгълүматлар пәйда булды.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар. Аларның берсенә 1 генә ай, ә икенчесе 16 яшьлек. Хәлне министр Гадел Вафин үз күзәтүенә алган.

Имгәнүчеләрнең 13е хастаханәгә озатылган. 9 кеше (шул исәптән 16 яшьлек бала да) республика клиник хастаханәсенә алып киленгән, аларның өчесе хастаханәгә салынган, калган алтысы тиешле ярдәм алганнан соң өенә озатылган.

Шәһәрнең 7 нче номерлы хастаханәсенә китерелгән 9 кеше дә дәваланырга салынган.

Балалар республика клиник хастаханәсенә китерелгән баланың хәле уртача авырлыкта бәяләнә, ул нейрохирургия бүлегендә дәвалана.

Мәгълүмат http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама