Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әкиятче бабай - Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы дөнья күрде

"Татмедиа" АҖ филиалы булган "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексында исеме фольклорчы-галимнәргә яхшы таныш булган, "Татар энциклопедик сүзлеге"нә кереп калган тарихи шәхес, Октябрь (Теләнче) авылында туып-үскән, гомер кичергән, Мөслим районы авылларында озак еллар мөгаллимлек иткән Зариф Мөэминов (1893-1966) төзегән җыентык "Маҗара" исемле китап итеп бастырылып чыгарылды.

Китапка авторның үзе иҗат иткән әсәрләре һәм озак еллар дәвамында җыйган халык авыз иҗаты үрнәкләренең бер өлеше туплап бирелгән. Текстларны гарәп графикасы нигезендәге иске татар имлясыннан кириллицага шагыйрь, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов күчергән. Текстларны әдәби эшкәртүче, җыентыкны төзүче - язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин.

Китап "Чаллы икмәге" җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысовның матди ярдәме белән басылып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X