7 июль 2016 яңалыклары
-
9 июль көнне Питрау бәйрәме - Яңа Усы авылында
9 июль көнне Яңа Усы авылында җәйнең бер матур бәйрәмнәренең берсе - Питрау узачак. Башлана 14:00 сәгатьтә, барлык райондашларыбызны көтеп калабыз. Сезгә күтәренке кәеф, бер кочак яңа эмоцияләр гарантияләнә.
-
Сулы булачаклар
"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте бу көннәрдә район үзәгенең яңа микрорайонында - Фоат Садриев, Булат Вәлиев һәм Тынычлык урамнарында су кертү белән шөгыльләнә. 3 километр тәшкил итәчәк суүткәргечнең 1 километрында су кертү инде төгәлләнгән. Шушы көннәрдә тагын 900 метрда торба салып су җибәрү планлаштырыла.
-
Коррупциягә каршы сәясәт
Узган җомгада коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлекне координацияләү комиссиясенең утырышы узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Утырышта дәүләт программалары нигезендә торак алу өчен учетка басканда, файдалы казылмалар белән эшләгәндә, урман фонды һәм су объектлары урнашкан җир участокларыннан файдаланганда коррупцион хокук бозуларны кисәтү, район эчке эшләр бүлегенең коррупциягә каршы...
-
Юлларда ремонт эшләре бара
Мәллә Тамак белән Түбән Табынны тоташтыручы да юлда бүгенге көндә ремонт эшләре бара. Монда "ТатАвтодор" җәмгыятенең Мөслим бүлеге "ямочный" ремонт белән шөгыльләнә.
-
Кайнар линия эшли, шалтыратыгыз, борчыган соравыгызны бирегез
Редакциягә Симәк авылы Кооператив урамының ферма очында яшәүчеләр шалтыратты. Аларны су мәсьәләсе борчый: - Симәктә айдан артык су юк. Өске урамнар бәрәңге бакчаларына су сибә.Авыл җирлеге карарга тиеш бит инде. Хәзер насос янып чыгу алдында. Без насос өчен акча бирмәячәкбез. Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садертдиновтан без шундый аңлатма алдык:...
-
Балалар куркынычсызлыгы сак астында
29 июнь көнне район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгын часте белән берлектә "Урман иле" чара үткәрде. Балалар куркынычсызлыгы декадасы кысаларында узган әлеге чараның максаты - ут белән шаярудан килеп чыккан янгыннарда балаларның үлемен һәм травма алуын булдырмау. Лагерьда ял итүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча викторина үтте, янгын техникасы, коткару чаралары...
-
Авыл хуҗалыгы урып-җыю кампаниясенә әзерләнә
Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы әзерләү бара. Печән әзерләү белән бергә сенаж салу һәм яфраказык әзерләү дә дәвам итә. Яфраказык әзерләүдә агрофирмага авыл җирлеге советы һәм бюджет хезмәткәрләре ярдәм итә. Әлеге эш белән беррәттән хуҗалыклар алда торган урып-җыю кампаниясенә дә әзерләнә. "Туган як" агрофирмасында 8 данә "Нью Холланд" комбайны бүгеннән...
-
Авылларда юллар төзекләнә
Югары Табын - Тугаш юлында өч ел дәвамында ремонт барды. Кичә әлеге юл эксплуатациягә тапшырылды. Юлны ачу тантансында район башлыгы Рамил Муллин, "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты. Юлны кулланылышка тапшыру тантанасына Түбән Табын авыл халкы да килгән иде. Рамил Муллин Марат Сәмигуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Татавтодарның Минзәлә...
-
Авыл хуҗалыгын исәпкә алу - саннар нинди
Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе дәвам итә. 6 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 1767 объект һәм 4247 гектар җир исәпкә алынган.
-
4 июльдән “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагереның 2 сменасы эшли башлады
18 көн дәвам итүче сменада 60 малай һәм кыз ял итәчәк. Балаларның ялларын күңелле һәм файдалы уздыру өчен төрле кызыклы конкурслар, бәйрәмнәр һәм очрашулар үткәрергә әзерләнә, дип хәбәр итәләр "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагереннан.
-
Ветераннар Сабантуй мәйданында
"Нурлыгаян" паркында бүген ветераннар традициягә әйләнгән сабантуй бәйрәмен уздырды. Кече мәйданда ветераннарыбыз төрле уеннарда катнашып, үзләре үк артисталр булып, җыр-биюләре белән бәйрәм иттеләр. "Сүнмәс дәрт" коллективы үзенең баян, хромка уен коралларында осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм белән котларга район башлыгы Рамил Муллин да килде. Ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов бәйрәм ачып җибәреп,...