6 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Иртәгә районыбызда нинди чаралар уза?
Рус Шуган авылы мәдәният йортында Раштуа чыршысы (12.00 сәг.).
-
Үткәннән бер мизгел
Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче актив хәбәрчебез Чәчкә Галиева әнә шундый тарихи фото җибәргән.
-
7 гыйнвар көненә һава торышы
Максималь температура -19,-21 градус тәшкил итә.
-
Гөлләрем - кызым төсе!
Нарат Асты авылында гомер итүче Гөлфия ЛАТЫЙПОВА турында “кулыннан гөлләр тама” диләр. Хактан да шулай. Аларның өйләре дә, иң матур һәм төзек йорт буларак, авылга кергәч әллә каян күзгә ташлана. Челтәрле кәрнизле тәрәзәләрдән урамга карап елмайган гөлләр бу йортта гаҗәеп уңган кешеләр яшәвен дәлилли кебек. Ишек төбеннән үк сине чисталык-пөхтәлек каршы ала.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Иммунитетны күтәрү өчен берничә киңәшебез бар. Беренчесе - мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз. Актив тормыш рәвеше, гимнастика белән шөгыльләнү, һавада йөрү – шулай ук иммунитетны күтәрү чарасы. Мунча керегез.
-
Гаепне үзеңнән эзлә
Көннәрнең берендә урамда бер ир туктатты да сүз салды. – Абыстай, Сезнең белән сөйләшеп, киңәшләрегезне ишетәсем килә. Менә мин биш тапкыр өйләндем, ник берсе белән гомер итим. Барысы да азрак торалар да китеп баралар, – ди бу.