5 июнь 2017 яңалыклары
-
Мөслим егетләрен хәрби хезмәткә менә шулай озаталар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Язгы чакырылыш бара. Бу көннәрдә 7 райондашыбыз хәрби хезмәткә китте. Егетләргә Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов хәер-фатихасын бирде, хәерле юл теләде. Алты егет Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәренең 14248 санлы хәрби частендә, берсе Кырымда хәрби хезмәтен үтәячәк.
-
Һава торышы һәм намаз вакытлары турында КЫСКАЧА МӘГЪЛҮМАТ
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, бу минутларда Мөслимебездә 11градус жылы. Атмосфера басымы 754 миллиметр, һаваның чагыштырмача дымлылыгы 51% . Җил секундына 4-5 метр тизлек белән исә. Иртәгә, 6 июнь көнне Мөслимдә 11-12 градус җылы булыр, дип фаразлый метеоролглар. Көн дәвамында яңгыр явачак.
-
Мөслим буалары - ышанычлы кулларда
"Строймелиосервис" җәмгыяте райондагы 16 буага хезмәт күрсәтә. Моннан тыш күрше Азнакай районындагы 39 буа да - алар карамагында. Буаларны ремонтлау, аларга хезмәт күрсәтү белән бергә, халыкны эчә торган су белән тәэмин итүдә җәмгыять нәтиҗәле эшли.
-
Райондашыбыз Фәнис Шәмсиәхмәтов "АВЫЛ УТЛАРЫ" газетасы бүләгенә лаек булды
Матбугат үзәге апрель аенда "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына язылучылар арасында лотерея уйнатты. Бәхет елмайган әбунәчеләребез бу көннәрдә Матбугат үзәгеннән үз бүләкләрен алалар. Алар арасында Мөслим авылында яшәүче, хезмәт юлын шофер һөнәренә багышлаган Фәнис Шәмсиәхмәтов та бар.
-
Мөслим укучылары "Иң яхшы мәдәни көндәлек" республика конкурсы җиңүчеләре булдылар
26 майда Татар дәүләт "Әкият" театрында "Иң яхшы мәдәни көндәлек" конкурсы һәм "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ул 2016 - 2017 уку елында "Укучының мәдәни көндәлеге" республикакүләм мәдәни-белем бирү проектын үткәрү кысаларында узды.
-
Элеккеге имам-мөхтәсиб Мөнир Борһанов район башлыгы бүләгенә лаек булды
Район халкына рухи тәрбия бирүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен Мөслим районы имам-мөхтәсибе Борһанов Мөнир Фирзал улы муниципаль райн башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Тәмлетамак: Алсу Әюповадан торт рецепты
Мөслимлеләрнең тәмледән тәмле чәй ризыклары рецптлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу юлы игътибарыгызга Алсу Әюпованың торт рецптын тәкъдим итәбез.
-
Татфондбанк һәм Интехбанк клиентларына ярдәм фонды Казанда офисын ачты
Об этом сегодня сообщил ИА «Татар-информ» один из основателей Фонда помощи пострадавшим от банковского кризиса в Татарстане Булат Бакеев.
-
Лагерьлар эшли башлады
Каникулларның беренче көненнән үк Мөслим гимназиясе, Мөслим, Күбәк, Тат.Бүләр, Михайловка урта, Тойгельде, Мари Бүләр, Яңа Усы, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре базаларында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады.
-
Мөслим районы прокуратурасы җир кишәрлеге алу турында гаризаны канәгатьләндерде
Район прокуратурасы Сәфәргалиннар гаиләсен яклады. Аларга җир кишәрлеге бирүдән баш тарткан булганнар.
-
Балалар өчен сабантуйлар башланды!
Мөслим районы тәрбиягә бала алган "Гаилә" клубы биш җирлекне үз эченә ала: Иске Карамалы, Әмәкәй, Мөслим, Салауз-Мухан, Тат.Бүләр. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел сабантуйны һәр җирлек үткәрә. 1 июнь -Халыкара балаларны яклау көнендә шундый чара Иске Карамалы авыл җирлегендә үтте.
-
“Нерест” операциясе башланганнан бирле Татарстанда 300 км күбрәк балыкчы ятьмәләре алынган
С начала операции «Нерест» в Татарстане межведомственные группы контроля за охраной объектов животного мира РТ изъяли более 300 километров браконьерских сетей, сообщает ИА «Татар-информ».
-
Чаллыда һава шартлары начараю аркасында агачлар ауган һәм проспектны су баскан
Чаллыда һава шартлары начараю аркасында проспектны су баскан. Бүген социаль челтәрләрдә кулланучылар, һава торышының кинәт начараюы нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшереп урнаштыра.
-
Сарман районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
Кичә Сарман районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра
Бүген, 5 июнь көнне, Россия чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханы яза. 2017 елда бу сынау сайлау буенча имтиханнар арасында иң массалысы булачак.