4 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Район башлыгы Р. Муллинның бәйрәм котлавы
Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
-
Опекунга кисәтү ясалды
Соңгы ике айда опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре, тәрбиягә алынган балаларның тормыш-яшәү шартлары тикшереп, 40 акт төзеде.Шулай ук планнан тыш тикшерү белән, Түбән Табын авылындагы гаиләгә барып, баланың яшәү шартлары каралды.
-
Ветераннар өчен төзелгән тагын бер йорт кулланылышка тапшырылачак
Агымдагы елның апрель аенда Мөслим авылы, Пушкин урамы, 96нчы йорт адресы буенча республика программасы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен 15 фатирлы йорт төзелә башлады.
-
Мәктәп укучылары киләчәккә билет отты
7-10 сыйныф укучылары арасында оештырылган һөнәрләр турындагы "Киләчәккә билет" республика иншалар конкурсы муниципаль этабының җиңүчеләре билгеле булды.
-
Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак
Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.