Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.

Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген төзү һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу инициативалары хупланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясен төзү белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде.

Планда Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак урынга, Казан Мәрьям Ана иконасын алу көненә, 2016 елның 21 июленә, истәлекле таш салу чараларын оештыру каралырга тиеш.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан юридик һәм физик затлар, җәмәгать һәм дини оешмалар бу проектларны чынга ашыру өчен хәйрия акчасы җыюда ярдәм итү чараларын эшләячәк.

ТР Президентының бу Указын чынга ашыру кысаларында, Болгар ислам академиясен төзү белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга өлеш керткән юридик һәм физик затларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, истәлекле китап һәм мемориаль билге кую каралырга тиеш.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.

Материал http://tat.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X