3 декабрь 2020 яңалыклары
-
Инвалид бала тәрбияләүчегә
Балигъ булмаган инвалид бала яисә беренче төркем балачак инвалиды тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр ай саен 10 мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы.
-
Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 3 очрагы расланды
3 декабрьгә 144 очрак теркәлгән.
-
Татарстанда җәмәгать туклану йортларына яңа ел төнендә 03: 00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр
Татарстан җәмәгать туклануы йортлары яңа ел төнендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр эшли ала.
-
Мәгълүмат дөрес булмаса
Салым түләүче фикере буенча салым кәгазендә милек яисә аның хуҗасы турында (шул исәптән объектка ия булу чоры, салым базасы, адресы турында) дөрес булмаган мәгълүмат язылган булса, аны тикшерү өчен салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Казанда Татарстан Республикасы районнарында бизнес-омбудсменның 45 вәкиленә таныклыклар тапшырдылар
Вәкаләтле вәкил эшкуарлардан шикаятьләр кабул итә һәм килеп туган проблемаларны турыдан-туры муниципалитетта хәл итә алалар
-
ГХАТ бүлеге хәбәр итә
Ноябрь аенда җирлегебездә ике малай һәм биш кыз туган.
-
Марафон узды
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында кичә “Мизгел” яшьләр үзәгендә марафон үтте.
-
4 декабрь көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Рөстәм Миңнеханов Яңа ел төнендә җәмәгать туклану урыннарының эшен өйрәнергә кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың компетентлы белгечләренә Яңа ел төнендә җәмәгать туклану урыннарының эшен өйрәнергә кушты.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу фотоны Мөслимнән Фирдәвес Гыйлаев тәкъдим итте.
-
Балалы йорт – нурлы йорт
Ятим баланы гаиләңә сыендыру, аңа әти-әни булу өчен йөрәктәге җылылык чиксез булырга тиештер. Иске Вәрәш авылында гомер итүче Чулпан һәм Илгиз Хафизовлар да – шундый олы җанлы кешеләр.
-
Урманчылар кошларны да кайгырта
Бу көннәрдә урманчылар нарат күркәләре җыя. Урманчы Рәфил асылгараев хәбәр итүенчә, бүгенгә алар 8 центнер күләмендә нарат күркәсе җыйган.
-
Татарстанда 87 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 57 кеше өйдә дәвалана.
-
Татарстанлылар 40 медицина учреждениесендә коронавирустан прививка ясый алачак
Татарстанның 40 медицина учреждениесе «Спутник V»вакцинасы партиясен кабул итәргә әзер. Иреклеләрне вакциналаштыру препаратны республикага китергәннән соң ук башланачак. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
-
Мәктәпләрдә макулатура җыярга да өйрәтәләр
Укучылар актив катнаша. Һәр акциядән соң нәтиҗә ясап, җиңүче сыйныфларны, актив укучыларны билгелибез, аларга бүләкләр тапшырабыз.