Урманчылар кошларны да кайгырта
Бу көннәрдә урманчылар нарат күркәләре җыя. Урманчы Рәфил асылгараев хәбәр итүенчә, бүгенгә алар 8 центнер күләмендә нарат күркәсе җыйган.
Мөслим урманчылыгының Нарат Асты, Табын, Игенче, Атлас, Ташъелга, Крәш. Шуран, Метрәй, Вәрәшбаш, Краснояр урманнары 10 мең 100 гектар мәйданны били. Ташъелга, Атлас, Вәрәшбаш урманнарында өч участок мастеры эшли.
– Урманчыларыбыз 40 килограмм каен орлыгы җыйган иде. Декабрь аенда тагын бер центнер орлык җыярга планлаштырабыз. Орлыкка дип җыелган чималны Минзәлә урманчылыгына киптерергә озатабыз, – ди урманчы Феликс Кинарский.
– Махсус температурада “кипкәч”, орлык Яңа Усыдагы питомникка кайтарыла. Үсенте агач булганчы биш ел вакыт узуын күпләр белмидер. Шунысы бар: бер тонна нарат күркәсеннән нибары 10 килограмм орлык чыга! – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.
Рөхсәтсез агач кисүләр дә булгалый, ди урманчылар. Агач кисүгә рөхсәт алу өчен урман билеты рәсмиләштерелергә тиеш. Урман кисү өчен барлык документлар гамәлдәге законнар нигезендә тутырыла. Билет булганда гына агач кисәргә рөхсәт ителә. Рөхсәтсез урман кискән өчен РФ Җинаятьләр кодексының 260 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган.
Урманчылар быел да, урманнарны чистартып, агач кисү эшен план нигезендә алып барды. Агачларны шушы көннәрдә Алабуга шәһәрендәге агач эшкәртү заводына озатканнар. Заводта агачтан фанера, ламинат, ДСП, ДВП һәм башка төзелеш материаллары эшләнүе мәгълүм.
Урманчылар кошлар өчен җимлекләр дә элгәннәр. Бу эш, матур традиция буларак, ел саен башкарыла. Канатлы дусларыбызның кышны ничек үткәрүе күп очракта бездән тора.
Язгы чорда 30 гектарда нарат, чыршы, тупыл агачлары утыртачакбыз, диләр урманчылар. Вәрәшбаш авыл җирлегендә дә, туфрак эрозиясен киметү максатында, 3 гектарда чокыр һәм ерынтыларга нарат үсентеләре утыртырга планлаштыралар.
Лилия Шәймиева.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев