3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Үзәк хастаханәдә хәрби хезмәткә алынучылар комиссиясе эшли
Район үзәк хастаханәсенең актлар залында, район Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагысы узды. Комиссия рәисе Рушат Солтанов рәислегендә узган утырышта, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр катнашты. Армия сафларына китәргә җыенучы егетләр үзләре хакында хәбәрләрен җиткерделәр, шулай ук комиссия членнары егетләргә үзләренең сорауларын да бирделәр.
-
"Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында мөслимлеләр Салават һәм Гүзәлем белән очраштылар
2 ноябрь көнне, "Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында, район үзәк китапханәсендә очрашу үтте. Очрашуда яшь җырчылар Салават Миннеханов һәм Гүзәлем катнашты. Җыр сөюче, һәм әлеге җырчыларның иҗатын яратучы райондашларыбыз, мәктәп укучылары 15 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә эстрада артистлары белән әңгәмәдә катнашты.
-
Күптән түгел генә эшли башлаган картинг түгәрәге укучылары ярышларда катнаша
"Яшьлек" спорткомплексы базасында картингта йөрү мөмкинлеге барын райондашларыбыз әле белеп тә бетермидер. Картинг түгәрәгендә район үзәгендәге мәктәпләрдән барлыгы 11 бала шөгыльләнә.
-
Армия – ир-егетләр мәктәбе
Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Шушы хакыйкатьне яхшы аңлаган егетләребез, ничек кенә булса да, армия сафларына барырга тырышты. Солдат хезмәтенә яраксыз дип табылу ир-егетнең горурлыгына тия иде. Ә хәзер?
-
Мөслимдә ат ярышлары узды
"Нурлыгаян" паркында иптәшләрчә очрашу кысаларында ат ярышлары узды. Анда Актаныш, Сарман, Әлмәт, Азнакай районнарыннан һәм Башкортстаннан да юртаклар катнашты.
-
Ут бетә!
3 нче ноябрь көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 15 сәгатькә кадәр, Баланлы авылындагы Советская урамының 125нче йортыннан 153 нче йортына кадәр ут булмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләреннән.