Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә ат ярышлары узды

"Нурлыгаян" паркында иптәшләрчә очрашу кысаларында ат ярышлары узды. Анда Актаныш, Сарман, Әлмәт, Азнакай районнарыннан һәм Башкортстаннан да юртаклар катнашты.

Өлкән яшьтәге юртаклар арасында Сарман районының Кәүҗияк авылыннан Лазурная мечта җиңү яулады. Хуҗасы Рамил Маликов. 2 урынга Тойгелде авылыннан Фазаел Вәлиевның Гамлеты чыкты. Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирсалиховның Арамисы 3 урынны алды.

Яшь юртаклардан Актаныш районының Иске Байсар авылыннан Голд Стасына тиңнәр булмады. Юртакның хуҗасы Булат Нәҗмиев. Әлмәт районының Кәшер авылыннан Диадема 2 урынга лаек булды. Хуҗасы Ришат Шәйдуллин. Азнакай районының Чуар Абдул авылыннан Хәмәтдин Хәертдиновның аты - Гояр 3 урынны алды.

Призлы урыннар алучыларга Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары, медальләре һәм бүләкләр тапшырылды. Очрашудан файдаланып, атчылар тәҗрибәләрен уртаклаштылар, фикер алыштылар һәм мондый очрашуларны традициягә әйләндерергә тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев