Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армия – ир-егетләр мәктәбе

Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Шушы хакыйкатьне яхшы аңлаган егетләребез, ничек кенә булса да, армия сафларына барырга тырышты. Солдат хезмәтенә яраксыз дип табылу ир-егетнең горурлыгына тия иде. Ә хәзер?

Хәзер бит җайлы, нинди җитешмәгән җиребез бар - тизрәк заманага сылтыйбыз. Нәрсә элегрәк икенче төрле булганмы, яисә бик җиңел яшәлгән яки ил чикләребездә шулкадәр тыныч булганмы? Юк, әлбәттә. Бары тик хәзер үз балаларыбызны артык көйлибез һәм яратабыз. Алар авырлык күрмәсен, интекмәсеннәр дибез. Ә бит, армиядә булып кайткан егетләр элек-электән иң дәрәҗәле саналган. Кызлар да, егетләр белән очрашканда иң элек аның солдатта булу-булмавы белән кызыксынган. Уйлап карасаң, гаеп заманада түгел, ә үзебездә. Чөнки, "нигә әле минем балам, интегеп чит җирләрдә йөрсен, ник бер елын әрәм итсен", дип, күпме акчалар чыгарып, үз балаларыбызны армия хезмәтеннән алып калырга тырышабыз. Районның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе членнары әйтүенә караганда, соңгы елларда армиядән качып йөрүчеләр кими. Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә үзләре теләп китүчеләр саны арта бара. Шунысы да бар: элек тә, хәзер дә, армия сафларына авыл балалары, сала егетләре күбрәк китә, дип беләм. Мәсәлән, көзге чакырылышта безнең районнан 60 егет алыныр дип көтелә. Бу - язгы чакырылыш белән чагыштырганда 10 га артык.

1 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үткәрелде. Бәйрәмне үткәрүнең төп максаты - армиягә чакырылучы егетләргә хәрби хезмәткә баруның олы горурлык һәм зур җаваплылык икәнен аңлату. Чарада 13 егетебез катнашты. Район җитәкчелеге, әти-әниләр дә юлга әзерләнүче егетләргә изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы Рамиль Муллин: "Илебез тыныч, тотрыклы адымнар белән алга бара. Әмма, сугыш утына кызыгучылар, тынычлыкны бозарга җыенучылар да юк түгел. Шуңа күрә дә, илнең көчлелеген, тотрыклылыгын саклау, сезнең изге бурыч. Сез армия сафларына бала булып китәсез, ир-егегетләр булып әйләнеп кайтырсыз. Без сезне тагын да матур биналар, матур төзелешләр һәм яңарышлар белән каршы алырбыз", - дип, егетләргә үзенең фатихасын бирде.

Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының бүлек мөдире урынбасары Ленар Һадиуллин бүгенге армия хезмәте белән таныштырды. Бүген, армиядә егетләребез бары тик хәрби хезмәт серләренә өйрәнәләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Аларны урам себерүдән, кухня эшләреннән азат иткәннәр. Армиягә нинди дә булса белгечлеге булган егетләрнең генә алынуы да, хәрби хезмәтнең абруен тагын бер баскычка күтәрә. Димәк, үсеп килүче буынга укуның, һөнәр үзләштерүнең бик тә кирәкле булуын аңларга кирәк.

Хәрби хезмәтнең чыннан да ир-егетләр һөнәре икәнен исбатлаучы батыр якташларыбыз булу да - олы бәхет. Бәйрәм тантанасында, Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы Рәшит Шәфыйковның үзен күрү һәркемдә соклану һәм горурлану хисе уяткандыр. Инде олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә төз гәүдәле, яшь егетләрдәй булган Рәшит абыйлары егетләргә: "Без сезгә җирлегебезнең, республикабызның һәм илебезнең тынычлыгын саклауны ышанып тапшырабыз. Көчлеләрне хөрмәт итәләр, көчле кешегә берәүнең дә кулы күтәрелми. Спортны яратыгыз, андыйлар озын гомерле була", - дип, үз теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасында солдат әниләре дә катнашты. Яңа Сәет авылыннан Эльвира Мирсалихова улы Дамирның армия сафларында хезмәт итүенә куануын белдерде. "Без хәрби хезмәткә яраклы уллар үстерүебез белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең ышанычларны аклагыз, матур хезмәт итегез" - диде Баланлы авылыннан улы Алмазны шушы җаваплы хезмәткә озатырга җыенучы Илүсә Исламова. Алмазның: "Безгә шушындый олы хөрмәт күрсәтеп, бәйрәм чарасын оештырган җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Әлбәттә, туган яктан чит җирләргә чыгып китүе кыен булыр. Без матур хезмәт итәргә һәм исән-сау әйләнеп кайтырга сүз бирәбез" дигән сүзләре күзләргә яшь китерде. Булачак солдат әниләренә - чәчәкләр, егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Рушат Солтанов: "Армия - ир-егетләр мәктәбе. Ир булу һәр егетнең үзеннән торуын да онытмагыз. Без сезгә ышанабыз!" дип, аталарча теләкләрен җиткерде. Олы юлга озатканда егетләребезгә, "Без - мөслимлеләр!" шигаренә тап төшермичә, матур хезмәт итүләрен, чын ир-егетләр булып кайтуларын телибез.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев