3 октябрь 2015 яңалыклары
-
Йөрәк җылыбызны бирик өлкәннәргә “
Баланлы авыл җирлегендә Өлкәннәр көне зур әзерлек белән билгеләп үтелде. Шуганка авылының ветераннар советы рәисе Нәүшиев Фахразый авылның ветераннар советы эшчэнлегенә отчёт бирде, көн кадагында торган мәсьәләләр, киләчәккә планнар каралды.
-
Чыгымнар таләп итми торган хезмәт
Органик групп җәмгыяте "Урожай" агрофирмасының "Авангард" бүлекчәсе таналар үстерү белән шөгыльләнә. Җирлегебездә бердәнбер шундый хуҗалык ул. Бүген биредә 864 баш тана тәрбияләнә. Ферма мөдире Таһир Фазылов сүзләре белән әйтсәк, тәүлеклек үсешнең 800 граммнан да кимегәне юк биредә.
-
Мәдәният хезмәткәрләре киңәште
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең зона семинары узды. Семинарда Иске Карамалы, Тат.Бүләр авылларының мәдәният йортлары, Дусай, Яңа Карамалы, Октябрь авылларындагы клуб һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.
-
"Туган якны өйрәнү" музее яңа экспонатлар белән тулылана
Туган якны өйрәнү музее кызыклы экспонатлар белән тулыланганнан тулылана бара. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов музейга янгынчыларның баш киемен тапшырды. Ул иске янгын сүндерү каланчасы урынында казу эшләре барышында табылган.
-
Тойгелде өлкәннәре мәктәптә узган бәйрәмдә катнашты
Мөслимдә өлкәннәр ункөнлеге старт алды. Аның кысаларында һәр мәгариф учрежденисенедә һәм оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне хөрмәтләү тантаналары оештырылачак.