Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Чыгымнар таләп итми торган хезмәт

Органик групп җәмгыяте "Урожай" агрофирмасының "Авангард" бүлекчәсе таналар үстерү белән шөгыльләнә. Җирлегебездә бердәнбер шундый хуҗалык ул. Бүген биредә 864 баш тана тәрбияләнә. Ферма мөдире Таһир Фазылов сүзләре белән әйтсәк, тәүлеклек үсешнең 800 граммнан да кимегәне юк биредә.

Чыгымнар таләп итми торган хезмәт, ди бригадир таналар үстерүне. Бүлекчәгә бозауларны үстереп бирергә дип1,5 ц-2 ц авырлык белән алып килсәләр, кире алып киткәндә таналар 4 ц авырлыкта була.

Безнең иҗат төркеме килгәндә таналар җәйләүләрдә иде. Май аеннан алып октябрьгә кадәр җәйләүдә булган малларны 4 көтүче көтә. Таналар көр, ашарга ризыклары мулдан. Терлек тораклары да кышка әзерләнеп куелган. Хуҗалыкның 4 мең гектар чәчүлек җиреннән ел буена таналарга җитәрлек азык - 3781 т кукуруз силосы, 5695 т сенаж, 1015 рулон салам әзерләнгән. Басуда прессланып куелган 1016 рулон саламны да шушы көннәрдә алып кайтып урнаштырып бетерү хәстәренә керешкәннәр. Моннан тыш салам җыю, пресслау, эскертләү эшләрен дә дәвам итәләр бүлекчәдә. Кыскасы, озын кышка хуҗалык артыгы, запас белән әзерләнә. Ник дигәндә,таналарның тәүлеклек үсеше дөрес тәрбия, дөрес ашатудан гыйбарәт.

Агрофирманың Яңа Сәет бүлекчәсендә дә күрсәткечләрнең яхшы булуын күреп кайттык. Бүлекчәдә 496 савым сыеры, 27 тана бар. Һәр сыердан тәүлегенә 11,7 литр сөт савып алына. "Бездә барлыгы 8 савымчы эшли. Коолектив тырыш, бердәм булгач эшләве дә рәхәт. Июль аенда күрсәткечләр белән "Органик-Групп" җәмгыяте буенча беренче урын алдык", - диде горурланып ферма мөдире Галиәскәр Салихъянов. Сөт җитештерү буенча ел башыннан күрсәткечләре дә мактанырлык хуҗалыкның. "12 литрдан төшмәде. Җәй айларында 14,3 литр сөт савып алдык хәтта. Сөтнең майлылыгы 3,7 % тәшкил итә", - ди савымчылар. Узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү шактый арткан. Былтыр тәүлегенә 4700 литр тәшкил итсә, бу елны әлеге сан - 5400 литр. Рационда каралганның барысын да вакытында ашаткач, сөт тә, аның сыйфаты да тел-теш тидерерлек түгел. Бүлекчәнең терлек тораклары да кышка тулысынча әзер. Җитәрлек күләмдә әзерләнгән терлек азыгы биредә дә кышны курыкмыйча чыгарлык итеп әзерләнгән.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев