Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк җылыбызны бирик өлкәннәргә “

Баланлы авыл җирлегендә Өлкәннәр көне зур әзерлек белән билгеләп үтелде. Шуганка авылының ветераннар советы рәисе Нәүшиев Фахразый авылның ветераннар советы эшчэнлегенә отчёт бирде, көн кадагында торган мәсьәләләр, киләчәккә планнар каралды.

,,Каенкай" балалар бакчасы коллективы , авылның мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады.Бәйрәм мул табынлы чэй өстәле артында дәвам итте. Кунак итеп чакырылган Матбугат үзәге җитәкчесе Зәкиев Р.М. ММР район Советы һәм Башкарма комитеты котлавын, изге теләкләрен җиткерде.

Баланлы авылы клубында бәйрәм уңаеннан ,,Йөрәк җылыбызны бирик өлкәннәргә " исемле чара үткәрелде. Чәй өстәле артында рәхәтләнеп аралаштык, үзешчәннәрнең концерт номерларын, "Югары оч сандугачлары" ансамбленең чыгышын карадык, ветераннар советының планнарын тыңладык, борчыган мәсәләләрне уртага салып сөйләштек. Барлык катнашучылар биеп-җырлап күңел ачтылар, хәтирә-истәлекләрен барладылар, бәйрәмне оештыручы Баланлы авыл җирлегенә һәм авылның мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев