1 апрель 2017 яңалыклары
-
"Авыл утлары" газетасын солдатлар да укый
Әбүнәчеләребез игътибарына! 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "АВЫЛ УТЛАРЫ" ("СЕЛЬСКИЕ ОГНИ") газетасына язылу бара. Әлегә бәяләр аерым кешеләр өчен - 719,88 сум, оешмалар өчен - 809,88 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 300 сум. Киләсе яртыеллыкта да бергә калыйк!
-
Синоптиклар юлларда көчле бозлавык саклану ихтималы турында кисәтә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген аязучан болытлы һава саклана.Республика районнарында урыны белән бераз кар явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
-
Урта һөнәри белем бирү йортлары укучылары хәрби хезмәткә алынмаячак
Урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар быелдан диплом алганнан соң гына хәрби хезмәткә барачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
-
Депутат Равил Хөснуллин Туган якны өйрәнү музее белән танышты
30 март көнне Мөслимгә VII чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин килгән иде. Бу көнне ул Мөслим Туган якны өйрәнү музеенда да булды. Равил Хөснуллин музей эшчәнлегенә югары бәя бирде. Кунаклар китабына да ул Мөслим районы, музей турында мактау сүзләре язып калдырды. Башкача мөмкин дә түгел, бу...
-
Мөслимлеләр Сергиев Посадта урнашкан хәрби частьтән туплап кайткан хис-кичерешләре белән уртаклашты
Армия сафларына чакырылуга яше җиткәннәргә һәм аларның әти-әниләренә гади булмаган вакыт җитте. Кемнәрдер армиягә баруны нәкъ менә язгы чакырылышта хәл итүне планлаштыра, кемгәдер көзгә кадәр калу кирәк, ә арада, юк-юк дисәң дә, солдат хезмәтенә бармас өчен сәбәп юллаучы да табыла. Әти-әниләр дә вакыйгаларның уртасында кала.
-
"Буыннар очрашуы" клубы мәктәп укучылары белән очрашты
Районның Иҗтимагый советы каршында эшләүче "Буыннар очрашуы" клубы бик матур кичә уздырды. Анда рухи мирасыбызга битараф булмаган хезмәт ветераннары, укытучылар, ата-аналар, "Калфак" түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты.
-
Үзбәкчә пылау белән сыйланыгыз
Аш-су бүлмәсендә хатын-кызларны күрергә гадәтләнгән без. Ә менә үзбәк һәм казахларда газ плитәсе һәм казан тирәсендә ир-атлар да кайнаша һәм телеңне йотарлык ризыклар пешерә алар. Авылыбызда өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерүче Азиз Тухтасинов пешергән пылаудан без дә авыз иттек. Азизларның гаиләсе Вәрәшбашка Үзбәкстаннан күчеп кайтты. Күрше авыл кызы...
-
Солдатлар арасында иң популяр саналган частьләр билгеле булды — исемлек
"Аларга эләгү өчен, сәламәтлек нык булу һәм махсус әзерлек кирәк", - ди ТР Хәрби комиссары.
-
"Без бергә" республика фестиваль-конкурсының зона этаплары башлана
Ярышлар Татарстанның 8 шәһәрендә оештырылачак.
-
Синең улларың, Мөслим! (Мирза Бәлүл улы Гаттаров турында)
Мирза Бәлүл улы Гаттаров - җирдә матур эз калдырган, туган иленең, туган җиренең данын арттырган күренекле шәхес. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илүсә Нәбиуллина аның турында китап чыгарды. "Егерме дүртнең берсе" дип исемләгән әлеге китапны тәкъдир итүдә әсәрнең герое белән иңгә-иң куеп эшләгән, ул җитәкләгән колхозны алдынгылар рәтенә чыгарышкан, бергә йөк...
-
Вәрәшбаш мәктәбе әтиләр советы тренинг оештырган
Мәктәбебездә әтиләр советы оешкач, көчле затларыбыз белән мастер-класслар, әңгәмәләр, тренинглар оештырдык, дип хәбәр итә безгә Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәсәнова.
-
Өйләребез җылы, газ ягабыз (Район газ-эксплуатация начальнигы Рәшит Гарипов белән әңгәмә)
- Элек мичкә ягалар иде, хәзер өйләребездә газ ягабыз. - Әйтмә дә, рәхәттә яшибез. - Арба-арба утын кайтартып кискән вакытлар, әйтерсең, төш кенә булган.
-
Мөслимдә чисталык икеайлыгы старт алды
Алдан игълан ителгәнчә, 1 апрельдән Татарстанда чисталык икеайлыгы старт алды. Мөслимлеләр бу чарага аеруча зур активлык белән кушылды. 31 март көнне үк инде оешма-предприятие коллективлары үз тирәсендәге карларны атты. Мөслим матбугат үзәге коллективы бу эшне районда беренчеләрдән булып башкарды. Фотода - Мөслим гимназт\иясе укучылары район үзәгендә оештырылган өмәдә.