Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Буыннар очрашуы" клубы мәктәп укучылары белән очрашты

Районның Иҗтимагый советы каршында эшләүче "Буыннар очрашуы" клубы бик матур кичә уздырды. Анда рухи мирасыбызга битараф булмаган хезмәт ветераннары, укытучылар, ата-аналар, "Калфак" түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты.

Халкыбызның милли киемнәре югалып калмасын, балалар аларны белеп үссен һәм куллансын дигән максаттан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Татарстанның атказанган укытучысы, чигү остасы Роза Низамова җитәкчелегендә "Калфак" түгәрәкләре эшли башлады. Ул шулай ук калфакларның хәзерге чор үрнәкләрен чигү, ясау белән дә мавыга икән. Роза ападан укучыларымны да бу эшкә өйрәтүен сорадым. Кызлар гына түгел, хәтта малайлар да кызыксынды. Кичәгә укучыларым кунак итеп чакырылган иде. Кызлар бәйрәмгә үзләренең күлмәк төсләренә туры китереп чиккән калфакларын киеп килде. Гимназиядә генә түгел, Г. Тукай исемендәге мәктәптә дә, "Күбәләк" балалар бакчасында да "Калфак" түгәрәкләре эшли. Әти-әниләр дә, укытучы һәм тәрбиячеләр дә бу эшкә бик теләп кушылган. Кичәгә аларның балалары да бик матур күлмәкләрдән һәм калфаклардан килгәннәр иде.

Укучы кызларның укалы сәйләннәр белән чиккән аллы-гөлле калфакларыннан күргәзмә дә эшләде. Кунаклар бу калфакларны тотып та, киеп тә карадылар. Район музее хезмәткәрләре борынгы калфаклар күргәзмәсен тәкъдим итте. Музей хезмәткәре Йолдыз Хантимерова борынгы эшләмәләр тарихы белән таныштырды. Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов тамашачыларга татар халкының баш киемнәре тарихы турында презентация тәкъдим итте. Роза Нәгыймовна калфак чигү, тегү нечкәлекләрен күрсәтте. Районыбызның башка мәктәп укучылары да бу эш белән кызыксынуларын әйттеләр.

Г. Тукай исемендәге мәктәпнең фольклор группасы балага исем кушу йоласын оста итеп башкарды. Татар исемнәрен сайлау уены яшь гаиләләр өчен киңәш формасында яңгырады. Г. Камал театры артисткасы, якташыбыз, скрипакачы Динә Закирова да калфаклар чигү белән шөгыльләнә икән. Аның турындагы видеоязманы да кичәдә катнашучылар зур кызыксыну белән карады. Чара матур җырлар белән үрелеп барды.

Маргарита Идиятуллина, Мөслим гимназиясе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев