Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Без бергә" республика фестиваль-конкурсының зона этаплары башлана

Ярышлар Татарстанның 8 шәһәрендә оештырылачак.

9 -15 яшьлек мәктәп укучылары һәм гомуми белем бирү оешмаларының иҗади коллективлары арасында "Без бергә" балалар халык иҗатының республика фестиваль-конкурсының зона этаплары башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальнең муниципаль этабы хәзер ахырына якынлаша. Биредә республиканың 45 районындагы 1394 белем бирү оешмасыннан 10,8 меңнән артык бала катнашты. Муниципаль этапта җиңүчеләр 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр республиканың 8 шәһәрендә узачак зона сайлап алу этабында катнашачак.

Мәсәлән, 1 һәм 3 апрельдә конкурс Казанда узачак, 7 апрель - Чаллыда, 8 апрель - Түбән Камада. Аннан соң сайлап алу турлары Буада, Чистайда, Әлмәттә, Азнакайда һәм Кукмарада үткәреләчәк.

Жюри составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Халыкларының Дуслык Йорты, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге вәкилләре керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X