1 март 2017 яңалыклары
-
Президент РТ: Будущий мусоросжигательный завод в Казани не станет объектом загрязнения
Рустам Минниханов в день своего рождения принял участие в уроке экологии в одной из казанских гимназий, пишет "Татар-информ". Сегодня в Казани в гимназии №3 прошел урок экологии. Почетным гостем урока стал Президент РТ Рустам Минниханов, который сегодня празднует свой юбилей - 60 лет. Главе республики презентовали программу «Школьный экопатруль», ознакомили...
-
2-5 март көннәренә һава торышы
2 март -3, +1, аязучан-болытлы, урыны белән кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 3 март 0, +1, аязучан-болытлы, урыны белән карлы яңгыр, җил - көньяктан. 4 март -2, +4, аязучан-болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 5 март -1, +2, болытлы, урыны белән карлы яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан.
-
"Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык" эстрада фестиваленең гала концерты узды.
-
Мөслимнең кайбер урамнарында ут булмый!
Иртәгә, 2нче март көнне, сәгать 9 дан 15 сәгатькә кадәр, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, район үзәгендәге Сәйдәшев һәм Хәйретдинов урамнарында ут булмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләреннән.
-
Спартакиада уеннарының суперфиналында кемнәр көч сынашачак?
Шимбә көнне авыл җирлекләре арасында ХХVII кышкы спартакиада уеннарының финал туры үтте. Киеренке көрәштән соң, беренче урынны Мәлләтамак командасы яулады. Икенче урында - Метрәй, өченчедә - Яңа Усы авыл җирлеге командалары.
-
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы җиңүчесе – Радий Җәлилов
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы җиңүчесен билгеләр вакыт та җитте! Конкурс шартлары буенча иң күп тавыш җыйган конкурсант бәйге бүләгенә ия. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урынны, 7398 тавыш җыеп (барлык тавыш бирүчеләрнең 36,1%ы), Радий Җәлилов яулады. 2 урында - Ринат Исламов. Ринат өчен барлыгы 4505 кеше тавыш биргән. 3 урын Данир Мирсалиховка...
-
Игътибар! Вакантлы эш урыннары
"Мизгел" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы һәм педагог - тренер вазыйфаларын специалистлар белән тулыландыру максатында әңгәмә (собеседование) үткәрә!
-
8 март уңаеннан нинди чаралар планлаштырылган?
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитә. Гадәттәгечә, бу матур бәйрәм алдыннан районыбызның гүзәл затлары өчен бәйрәм концерты тәкъдим ителә. Быел ул 6 март көнне мәдәният йортында узачак. Рәхим итегез!
-
Бүген "Йолдызлык" фестиваленең район туры җиңүчеләре билгеле булачак
Бүген 1 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсеннән янәдән җыр-моң агылачак. Тамашачыларны эстрада сәнгатендә катнашучы сәләтлә балалар сәламлиячәк. Күпләр көтеп алган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең финал турында барлык авыл җирлекләреннән килгәр иң оста, иң талантлы балалар чыгыш ясаячак. Башлана 16.00 сәгатьтә. Кнрү ирекле.
-
Бүген Татарстан Президентының туган көне
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Быел ул үзенең 60 яшен тутыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 1978 елда ул Казан авыл хуҗалыгы институтын, аннары Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтын тәмамлый, инженер-механик квалификациясен ала. 1986 елда Читтән торып...
-
Мөслим гүзәлләре кичләрен калфак чигә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
28 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә милли җанлы райондашларыбыз җыелды. Татарстан халыклыры Ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге, "Ак калфак" район хатын кызлары оешмасы, ветераннар советы, яшьләр үзәге, мәдәният бүлеге белән берлектә милли баш киеме калфак чигү- тегү буенча мастер класс үткәрделәр. Шунысы куандыра, калфак әзерләү серләрен үзләштерергә теләүчеләр саны һәркөн арта...
-
Волонтерлар мәктәп укучыларын бүләк ясарга өйрәтә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
"Мизгел" яшьләр үзәге каршында эшләп килүче волонтерлык хәрәкәте егет-кызлары бу атнада тагын бер игелекле эш башкарды. Мәктәп укучылары өчен волонтер Гөлназ Миннебаева кул эшләре ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Мөслим лицееның 3 сыйныф укучылары белән алар Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә бүләкләр ясаган.
-
Более 142 тыс. вкладчиков ПАО «Татфондбанк» получили страховое возмещение
Более 142 тысяч вкладчиков ПАО «Татфондбанк» получили страховое возмещение от АСВ. По состоянию на 28 февраля 2017 года, общая сумма страховых выплат составила 43,1 млрд рублей. Доля выплаченных средств от общей суммы составляет 93,1 процента. Выплаты производятся через Сбербанк, ВТБ24, Россельхозбанк, Открытие и Ак Барс Банк. Вкладчикам Интехбанка, в свою...
-
Рәсәйкүләм фән олимпиадаларында 15 райондашыбыз җиңгән
Укучылар өчен уздырыла торган фән олимпиадаларының рәсәй һәм республика күләм турлары дәвам итә. Бүгенге көндә 15 укучыбыз район данын яклап, призлы урыннарга лаек булдылар. Алар: физик тәрбиядән Мөслим гимназиясенең 10 нчы класс укучысы Сафиуллин Ринат (укытучысы -Сәетгалиев И.Н.), тормыш иминлеге фәненнән Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (укытучысы...
-
Яңа Усы авыл җирлегенең смотр концерты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
28 февраль көнне Яңа Усы авыл җирлеге үзешчәннәре район мәдәният йортында смотр концерты куйды. Усылыларның чыгышы төрле милләт вәкилләренең җыр-биюләренә бай булуы белән таң калдырды. Яңа Усы авыл җирлеге сәхнәдә дә үзләренең дус-тату яшәүләрен тасвирлады.