Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы җиңүчесе – Радий Җәлилов

"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы җиңүчесен билгеләр вакыт та җитте! Конкурс шартлары буенча иң күп тавыш җыйган конкурсант бәйге бүләгенә ия. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урынны, 7398 тавыш җыеп (барлык тавыш бирүчеләрнең 36,1%ы), Радий Җәлилов яулады. 2 урында - Ринат Исламов. Ринат өчен барлыгы 4505 кеше тавыш биргән. 3 урын Данир Мирсалиховка...

Алдан вәгъдә иткәнебезчә, хәрби бурычын үтәп кайткан җиңүче солдатны Мөслим телевидениесенең иҗат төркеме дә каршы алачак. Әлеге егетебезнең солдат тормышы турында җирле матбугат чараларында да яктыртачакбыз. Җиңүчебез Радий Җәлилов бүгенге көндә Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотында хезмәт итә. Армия сафларына райондашыбыз 2016 елның 1 июлендә алынган. Уңышлар сиңа, Радий. Зур түземсезлек белән синең Мөслимгә әйләнеп кайтуыңны көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев