Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстан Президентының туган көне

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Быел ул үзенең 60 яшен тутыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 1978 елда ул Казан авыл хуҗалыгы институтын, аннары Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтын тәмамлый, инженер-механик квалификациясен ала. 1986 елда Читтән торып...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Быел ул үзенең 60 яшен тутыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 1978 елда ул Казан авыл хуҗалыгы институтын, аннары Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтын тәмамлый, инженер-механик квалификациясен ала. 1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясен ала. Үзенең хезмәт юлын Рөстәм Миңнеханов 1978 елда башлый. 1978-1980 елларда ул Саба районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер-диагностик булып эшли. 1980 елдан 1990 елга кадәр Саба урман хуҗалыгында өлкән инженер-энергетик, аннары баш энергетик вазифаларын башкара, Саба районы кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары, Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе булып эшли. 1990 елда Рөстәм Миңнеханов халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1992 елдан 1993 елга кадәр Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1993-1996 елларда исә ул Биектау районы хакимияте башлыгы, халык депутатларының Биектау район Советы рәисе булып тора. 1996-1998 елларда Татарстанның финанс министры итеп билгеләнә, 1998 елдан республиканың Премьер-министры вазифаларын башкара. 2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты булып тора. Татарстан Президенты автомобиль спорты белән шөгыльләнә, аның атказанган спорт остасы исеме бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев