1 февраль 2017 яңалыклары
-
"Зөлфәтнең шигырьләре беркайчан да актуальлеген югалтмас"
Район үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташ шагыйребез Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган зур кичә булды. Анда шагыйрьнең иҗатташ дуслары - язучы Фоат Садриев, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, лаеклы ялдагы күренекле өлкәннәребез, Мөслим халкы катнашты. Кичәне китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Мәгалимова алып барды.
-
Бу суыклар кайчан бетә? (һава торышы)
2 февраль -12, -8, болытлы, кар, җил - төньяк-көнбатыштан. 3 февраль -14, -10, болытлы, урыны белән кар, җил - төньяк-көнбатыштан. 4 февраль -18, -12, болытлы, кар, җил - көньяктан. 5 февраль -14, -13, болытлы, кар, җил - төньяк-көнчыгыштан.
-
Ветеринарлар котыру авыруына каршы прививка ясатырга куша
Узган ел җирлегебездә 148 баш атка, 24868 баш мөгезле эре терлеккә, 4328 баш вак терлеккә, 3054 эткә һәм 3500 песигә, 23600 баш төлкегә котыру авыруына каршы прививка ясалган.
-
Юлларыбыз, шөкер, чиста һәм сикәлтәсез
Без көн туса, каядыр ашыгабыз, чабабыз. Шул ашыкканда машина тәгәрмәче бер чокырга төшсә, яисә юлларда әз генә кар артып китсә, аты-юлы белән юлчыларны, җитәкчеләрне сүгәргә тотынабыз.
-
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Яр Чаллы шәһәрендә ЕГЭ тапшыру буенча укуларда катнашты
Яр Чаллы шәһәренең 56 санлы мәктәбендә чыгарылыш классларда бердәм дәүләт имтиханы, дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру буенча республика семинарының зона киңәшмәсе узды.
-
Маммография аппараты 4 хатын-кызда яман шеш авыруын ачыкларга ярдәм иткән
Диспанзеризация башланды. Өч елга бер үткәрелүче әлеге чарадан һәркем узарга, тиешле анализлар тапшырырга тиеш. "Авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау күпкә отышлы",- ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.
-
Безнең "Черномор" янәдән җиңүче
Башкалабыз Казанда атлар ярышы узды. Олы яшьтәге атлар арасында узган бәйгедә Мәлләтамак авылыннан Минтаһир Сабировның "Черномор" исемле аты беренче урынны алды.
-
Мәгариф хезмәткәрләре үзләрен спортта сынады
27 гыйнвар көнне укытучыларның 5 нче кышкы спартакиадасы узды. Анда барлыгы 20 мәктәптән 335 укытучы катнашты. Вип-йөгерү, чаңгы ярышы, егетләр шорт-трек, өстәл теннисы, перекладинада тартылу, турникта күтәрелү, канат тарту һ.б. спорт төрләрендә көч сынаштылар.