Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларыбыз, шөкер, чиста һәм сикәлтәсез

Без көн туса, каядыр ашыгабыз, чабабыз. Шул ашыкканда машина тәгәрмәче бер чокырга төшсә, яисә юлларда әз генә кар артып китсә, аты-юлы белән юлчыларны, җитәкчеләрне сүгәргә тотынабыз.

Әлбәттә, юлларның төзеклеге, тигез һәм чиста булуы мөһим. Чөнки, бүген һәр гаиләдә диярлек җиңел машина, күбесендә икешәр-өчәр транспорт исәпләнә. Шәһәрләр генә түгел, район үзәге дә, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә җиңел машиналар ташкынына күмелә хәзер. Димәк, юлларыбыз чиста, төзек. Моның шулай икәнен барыбыз да үз күзләребез белән күреп йөрибез.

Мөслим авылы эчендә юл озынлыгы 55 километрдан артык. Авыл җирлеге башкарма комитеты белән төзелгән килешү буенча, юлларны кардан чистартуда "Мост" җәмгыяте, "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе эшли. "Быел кар, узган елларга карый күп яуды. Техникалар карны төяп чыгаруда, "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесенең дистәгә якын урам себерүчесе тротуарларны чистартуда эшли. Гыйнвар башыннан Мөслим эченнән 3000 кубометрдан артык кар чыгарылды. Кооператив, Вахитов, Пушкин урамнарындагы юллар киңәйтелеп, кардан чистартылды. Юлларны чиста тотарга тырышабыз", - ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов.

Бер үк вакытта үзәктә урнашкан парк һәм скверлар, "Кояшлы Ык" ял зонасы, Пушкин урамындагы тротуарлар, район үзәк хастаханәсе янындагы машина кую мәйданы да кардан арындырыла. "Безгә тапшырылган участокларда һәрвакыт чисталык һәм тәртип. Эшебез халык күз алдында. Йөреп булмый, юллар чистартылмый дип зарланучы юктыр, мөгаен", - ди "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе җитәкчесе Илнур Миргазизов. Чыннан да, карлы көннәрдә, оешманың 5 техникасы, 3 кул роторы, өч дистәгә якын эшчесе кар чистарту белән мәшгульләр. Боларга өстәп, 11 урам себерүче дә кар көрәү эшендә.

"Мост" җәмгыятенең дистәгә якын техникасы урамнарны, тротуарларны һәм машина кую урыннарын кардан арындыра, юл читләренә җыелган карны чыгара. "Явымлы көннәрдә, техникалар таңнан алып төнгә кадәр эшлиләр", - ди җәмгыять җитәкчесе Фиргать Галимов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юллардагы иминлек мәсьәләсенә кагылышлы кагылышлы бер киңәшмәдә: "Без барыбыз да - юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучылар. Хәрәкәт сүзен һәлакәткә әйләндермәскә кирәк", - дигән иде. Хак сүзләр. Әйдәгез, хөрмәтле шоферлар, юлларда бер-берберебезне ихтирам итеп, тәртип белән йөрик. Ә юлларыбыз, шөкер, чиста һәм сикәлтәсез.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X