Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф хезмәткәрләре үзләрен спортта сынады

27 гыйнвар көнне укытучыларның 5 нче кышкы спартакиадасы узды. Анда барлыгы 20 мәктәптән 335 укытучы катнашты. Вип-йөгерү, чаңгы ярышы, егетләр шорт-трек, өстәл теннисы, перекладинада тартылу, турникта күтәрелү, канат тарту һ.б. спорт төрләрендә көч сынаштылар.

Ярышлар гимназия спорт залы һәм спорт мәйданчыгында узды. Нәтиҗәләр буенча база мәктәпләре арасында лицей беренче урынга чыкты. Гимназия - икенче, Г.Тукай исемендәге урта мәктәп өченче урында. Укучылар саны 60 укучыдан ким булган мәктәпләр арасында беренче өчлектә - Түбән Табын, Әмәкәй, Олы Чакмак мәктәпләре. Шәхси беренчелектә беренче урын алган укытучылар 18 февраль көнне Актаныш районында үтәчәк республика финал ярышларында катнашып, районыбыз данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X