Үткәннәрне үзгәртеп булмый
(Дәвамы). Резеда Сәлимҗанның , нәзакәтләнмичә, турыдан ярып ни өчен авылга чакыруын башта ук аңлаган иде. Ул, әлбәттә, бик теләп риза булды. Алар авылга бергә кайтып төштеләр һәм бергә яши башладылар. Сәлимҗан хатынын яратмады түгел, яратты. Аңа – шәһәр кызы бит – күңеле булсын дип, балта белән эшләп тапкан акчасына ювелир әйберләр бүләк итте, затлы кием-салым һәм матур аяк киемнәре алып бирде. Атналар, хәтта ай буена диярлек читтә эшләргә туры килгән очракларда да хатыны янына аңа ошаган бүләкләр юнәлтеп кайта торган булды.
Әмма Резедасы авыл җирен ошатмады. Унбер сыйныфтан соң бер җирдә дә укымаганга, махсус белеме булмаганга күрә, ул монда акыл хезмәте белән бәйле эшкә урнаша алмады. Ә инде физик хезмәтне үз итмәгәндерме, килен булып килгән йортта мал-туар карау, көянтә белән су ташу һәм ашарга әзерләү, чүп утау һәм бәрәңге күмү кебек эшләр аның өчен авыр җәза булып чыкты. Авыл тормышына күнегәсе һәм ире корган хуҗалыкны үз итеп, теш- тырнагы белән ябышып ятасы урында, ул үзен вакытлыча эшкә ялланган кебек тотты. Ә бервакыт, түземлеген җуеп, эченә җыелган ризасызлыгын тышка чыгарды:
– Мондагы кара эш энә дә тотмаган кулларымны сөялләндереп бетерде. Алсу йөзем дә, кытыршыланып, кара- кучкыл төскә керде, – диде ул, кояшта янган яңакларына күрсәтеп. – Җүләр булганмын мин. Әгәр белгән булсам, аяк та басмаган булыр идем авылыгызга.
Резеда авырлы булганлыктан, Сәлимҗан эндәшмичә тыелып калды. Ул, балалары булгач, хатыны әле үзгәрер, ияләшеп китәр дип көтте, өметен өзмәде. Тик алай булып чыкмады. Ни хикмәттер, Илшатлары тугач, Резеданың баласына карата да аналарга хас хисләре ныклап уянмады, туктаусыз авылда ясле булмауга, бала карауның авырлыгына зарланды. Халык әйтмешми, бүреккә салгач та, урманга караган бүре баласы кебек, һаман кыз булып үскән шәһәр җирен мактады. Шәһәрдәге җиңел генә кереп ашап чыга торган кафе-рестораннарны искә алды, биек үкчәле туфлиләрдән шык-шык басып йөри торган асфальт тротуарларны, заманында үзе очынып биегән танцы залларын теленнән төшермәде.
Баштагы чорда Сәлимҗан боларга да түзде. Әмма уллары Илшат үсә төшкән саен, Резеданың үзен “ала карга” кебек тотуы, авылга гына түгел, ә иренә карата да ризасызлыгы, күңел бизүе көчәя генә барды. Юк-бар сәбәп табып, тавыш чыгарулар, урынлы- урынсызга бәйләнү һәм гаепләүләр гадәткә кереп китте.
– Син авылга кендегең белән ябышкан деревенщина...
– Син балта эшеңне һәм малаеңны гына яратасың...
– Янымда ятканда тир һәм тәмәке исе килә үзеңнән...
– Әтиең, төнлә кереп-чыгып йөреп, йокыдан уята...
Үз исеме төрләндерелгәнне кат- кат ишеткән карт әтисе ишек алдында сүтелмичә торган иске өйләрендә куна башларга мәҗбүр булды. Һәм ике ел элек, шунда кунганда йөрәге тотып, бу дөньядан китеп барды, бахыр. Әгәр яннарында булса, бәлки ул әтисен алып та кала алган булыр иде. Әмма үкенүдән ни файда...
Ике арада сиздерми генә башланган киеренкелек һаман кискенләште. Көннәрдән бер көн хатыны, иренә әйтмичә, һәм улын калдырып, бер атна буена шәһәрдә торып килгәннән соң, гаиләнең иминлек тәсбихы өзелер дәрәҗәгә җитте. Әлеге тәсбихның баш төймәсе, Мәрьям анасы булырга тиешле хатыны, ни сәбәптер, башлап үзе шуңа юл куйды. Йөрәген телгәләгән халәтне һәм хатынының кырыслыгын, “мин- минлеген” җиңәргә юл таба алмаганга, Сәлимҗан эшеннән салгалап кайта башлады. Рәнҗүе, хәтер калуы көчле иде.
Ярый әле йөрәге янган вакытларда юанырга өендә магнит кебек тартып тора торган улы бар. Кайда гына китеп эшләсә дә, шул, сагындырып, кайтырга ашкындыра. Илшаты эт яратканга, ул аңа бәләкәйрәк чагында плюштан тегелгән эт алып кайтып биргән иде. Бу юлы, иртәгә алты яше тула дигән көнне, Сәлимҗан аңа чын, тере эт бүләк итәргә булды. Кызмача кайткан әтисе кулында туп кебек йомарланган эт баласы күргәч, Илшатның никадәр нык шатланганлыгын гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Улының очынып сикергәләгәнен, муеныннан кысып кочаклап, әтисен кат-кат үпкәнен ана кеше читтән генә көнләшеп күзәтеп торды. Малаен котламады. Эткә Акбай дип Илшат теләгән исемне куштылар.
Бер атна читтә эшләп, икенче кайтуында Сәлимҗанның өйгә атлап керүе булды, малае, елап, моның талчыккан гәүдәсенә килеп сыенды.
– Нигә елыйсың, улым, нәрсә булды?
Әләкләшергә ярамаганлыгын Илшат инде аңлый иде. Ләкин нык рәнҗүдән күңеле тулганга, тыелып кала алмады:
– Әнием минем Акбайны буага батырып үтерде, – диде ул, үкси-үкси. – Сиңа эт кирәк түгел диде...
Сәлимҗан бозылышудан сыкраган күңелен басар өчен, тагын салып кайткан иде. Ташып чыккан ачуын көчкә тыеп, бер читтә боларны тыңлап торган хатыны янына килде.
– Син нәрсә, этне батыртып үтергән байбикә хатынга әйләндеңме әллә?
Резеда, артык исе китмичә генә, балачактан күңеленә сеңгән карашын белдерде:
– Кеше түгел, эт бит ул. Эт, песи йоны кешедә аллергия чире китереп чыгара. Әни безнең, песи балалагач, балаларын Казан суына илтеп ташлата иде.
– Шәп тәрбия алгансың икән. Этнең батканын Илшат күреп тордымы?
– Күрсә, нәрсә булган? Ир кеше булып үссен.
Сәлимҗанның түземлеге бетте. Үзен белештермичә, хатынының яңагына чалтыратып сугып җибәрде.
Шушы аяныч мизгелдән соң болай да көйсез гаилә тормышының асты өскә килде. Моңарчы инде Резеда бер-ике тапкыр авыл тормышына һәм күңеле кайткан “авыл мужигына” кул селтәп, бөтенләй китәргә җыенган иде. Шәһәрдәге уңышлы гына гаилә корган дус кызы белән телефоннан сөйләшеп тора бит.
(Ахыры бар).
Марсель Бакиров.
Фото https://img.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев