3 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Үткәннәрне үзгәртеп булмый
(Дәвамы). Резеда Сәлимҗанның , нәзакәтләнмичә, турыдан ярып ни өчен авылга чакыруын башта ук аңлаган иде. Ул, әлбәттә, бик теләп риза булды. Алар авылга бергә кайтып төштеләр һәм бергә яши башладылар. Сәлимҗан хатынын яратмады түгел, яратты. Аңа – шәһәр кызы бит – күңеле булсын дип, балта белән эшләп тапкан акчасына ювелир әйберләр бүләк итте, затлы кием-салым һәм матур аяк киемнәре алып бирде. Атналар, хәтта ай буена диярлек читтә эшләргә туры килгән очракларда да хатыны янына аңа ошаган бүләкләр юнәлтеп кайта торган булды.
-
Сөт ризыклары бозылмасын дисәң...
Каймак һәм эремчекнең хәтта ки суыткычта да тиз бозылуы беркемгә дә сер түгел. Тик бу ризыкларны саклау вакытын озайтырга була бит!
-
Митинг узды
2004 елда Төньяк Осетия шәһәре Бесланда булган фаҗиганы күпләр хәтерлидер. Ел саен мәктәпләрдә Беслан трагедиясендә һәлак булганнар истәлегенә төрле чаралар үткәрелә.
-
4 сентябрь көненә һава торышы
Төнлә минималь һава температурасы +5.+7˚
-
Кыңгыраулы мәктәп еллары
Минем мәктәбем кыңгыраулы гына түгел, барабанлы, быргылы, кызыл галстуклы да иде. 1954 нче елда мин беренче класска укырга Банк урамындагы агач мәктәпкә килгән идем. Хәзер аның урынында – лицей бинасы. Уйлый китсәң, шушы мәктәптән дә якын мәктәп булмаган икән безнең өчен. Ике беренче татар классының берсен – Гафурова Шәмсия апа, икенчесен Шәфыйков Вагиз абый укыттылар.
-
Итле бәрәңге тәкәсе
– Татарның милли ризыгы саналган бәрәңге тәкәсен яратмаган кеше юктыр, мөгаен. Безнең гаиләдә бу төр ризыкны балалар бик үз итә. Соңгы арада мин аны итле дә итә башладым әле, – ди Мөслим кызы Гөлнар Фәрхетдинова.
-
Таза тешләр – сәламәтлекнең нигезе
Теш авырулары күп түгел, әмма алар ата-аналардан зур игътибар сорый. Һәр ата-ана баласын теш табибына вакытында күрсәтеп-тикшертеп торырга тиеш.
-
Укытучыдан да абруйлы һөнәр юк
Укытучыга таләпләр дә югары булып кала.
-
Балагыз китап укыймы?
Әти-әниләрдән мәктәптә укучы балалары турында: “Китап укырга яратмый”, – дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Китапка кызыксыну уяту беренче чиратта әти-әнидән тора. Үзегез еш укыйсызмы? Өендә китаплар булмаса, әти-әнисенең китап укуын күрмәсә, баланың китап белән кызыксынуы шикле.