Мөслим марафончылары
Галимнәр фикеренчә, кимендә 21 көн дәвамында көн саен кабатланган гамәлләр ихтыяр көче нык булган кешедә матур гадәткә әверелә ала. Социаль челтәрләрдә әлеге фактны исәпкә алып оештырылган татар телле үзүсеш проектлары барлыкка килде. “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә”, “Авылым гүзәллеге” кебек марафоннар – шундыйлардан. Бөтен дөньяда яшәүче татарлар катнаша алучы әлеге үзенчәлекле бәйге онлайн формада үтүе белән отышлы.